Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Игенчеләр сафына белемле яшьләребез кушыла

Үткән атна ахырында игенчеләребез уракка төште. Күп хуҗалыклар борчакларын суктырып алды.

                Быел урып-җыю бер-ике атнага соңарып башланса да, игенчеләрнең кәефләре күтәренке. Чөнки уңыш башка елларга караганда күбрәк, диләр. Хәзер төп бурыч, шушы тир түгеп, көч куеп үстергән икмәкне мөмкин кадәр югалтуларсыз җыйнап алу. 
              “Таң” хуҗалыгы хезмәтчәннәре уракка 29 июль көнне төште. 31 июль көнне Такталачык өлешендә 100 гектар мәйданда борчакны суктырганнар. Теләкәй бригадасында  20 гектар суктырасы калган. Уңышы бер гектарга 24 центнер тирәсе чыккан.
1 август көнне без алар янында булып, эш барышы белән танышып кайттык.


– Быел 330 гектар мәйданда көзге бодай, 120 гектар борчак, 100 гектар солы, 660 гектар язгы бодай, 600 гектар мәйданда арпа культурасы сугып аласыбыз бар, – ди хуҗалыкның баш агрономы Айнур Әюпов. 
Без барганда алар көзге бодайны суктыруга керешергә җыеналар иде. Аның дымлылыгы 15-16 процент тирәсе суктырырга мөмкин, диделәр. 


Быел да алар урып-җыюны үз көчләре белән башкаралар. Ике егу, алты суктыру комбайны басуларда хәрәкәт итә. Шунысы сөендерә, тәҗрибәле, өлкән яшьтәге комбайнчыларга алмашка яшьләр дә кушыла. Комбайнчылар сафын да, шоферлар сафын да тулыландырганнар алар. Араларында укуларын тәмамлап, эшкә кайтучылар да, сезон вакытында булышырга килгән технология техникумы студентлары да бар. Алар терлек азыгы әзерләүдә дә армый хезмәт куйганнар. 


Макдон комбайннары белән Радик Исламов белән Марат Хәсәнов игеннәрне теземнәргә сала. Культура төренә карап, көненә 40-50, хәтта 100 гектарга кадәр егалар. 


Рузилә Хәсәнованың әлеге язмасын тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының 5 август саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев