Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Алма кебек битләре

Хатын-кыз табигать белән гармониядә яши. Ягъни мәсәлән, кышын бераз “йоклый”, ә яз җитүгә уяна… Үзен карый, чәчләрен, битләрен, кулларын кайгырта башлый. Шул җәһәттән гүзәл затлар колагына берничә киңәш.

                                           Хатын-кыз табигать белән гармониядә яши. Ягъни мәсәлән, кышын бераз “йоклый”, ә яз җитүгә уяна… Үзен карый, чәчләрен, битләрен, кулларын кайгырта башлый. Шул җәһәттән гүзәл затлар колагына берничә киңәш.

                                           Биткә һәм муенга битлекләрне атнасына ике тапкыр ясарга киңәш ителә. Аны мамык тампоны яки кисточка белән түгәрәк буенча хәрәкәтләр ясап сөртергә кирәк.

Битлекләр кибетләрдә күп һәм төрле. Әмма иң файдалысы һәм нәтиҗәлесе шулай да йорт шартларында эшләнгәннәредер.

Онытмагыз!

1.Агартучы битлекләрне төнгә каршы гына кулланырга кирәк. Алар кояш нурларын “яратмый”.

2.Күз тирәсендәге тирегә биткә сөрткән катнашмалар эләкмәсә яхшырак. Алар өчен махсус битлекләр бар. Битлек ясаганда күз кабакларына чәйдә чылатылган мамык яки кыяр телеме куеп торсагыз яхшырак булыр.

  • Битлек ясар алдыннан бит һәм муенга 2-3 минутка кайнар суда чылатылган салфетка ябып торыгыз.
  • Битлекне сөрткәч, тыныч кына ятып торыгыз һәм ял итегез. Өй эшләре башкарып йөрсәгез, битлекнең бер файдасы да бумаячак.

5.Битлекне 15-20 минуттан соң юеш тампон белән сөртеп алыгыз. Бит коры булганда суга сөт яки ромашка төнәтмәсе, ә майлы булган очракта лимон суты кушарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Бу файдалы Актаныш яңалыклары Файдалы мәгълүмат Файдалы киңәшләр Фәһемле тема Актаныш хәбәрләре Алма Битлек Хатын-кыз Гүзәл затлар