Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Бүген миләш сындырмагыз, серегезне сөйләмәгез, татлыны күбрәк ашагыз!

Бай, бәхетле, уңышлы кеше буласыгыз килсә, бүгенге көн сынамышларына колак салыгыз.

28 апрель сынамышлары бүген артык эшләмәскә куша. Эшләгән арада ял итеп алырга кирәк. Һич кенә дә кояш баеганчы эшләргә ярамый! Югыйсә, үзегезгә дә, туганнарыгызга да күңелсезлекләр җәлеп итәрсез.

Күңелегездә йөрткән серне хәтта якын кешегә дә сөйләмәгез. Аның бөтен кешегә таралу ихтималы бар.

Бүген бурычка бирмәгез, аны беркайчан да кайтармаслар.

Өйгә бәхетсезлекләр җәлеп итмәс өчен энәләрне ачык урында сакламагыз. Идән юасыз икән, юеш идән өстендә йөрмәгез, кипкәнен көтегез. Югыйсә, күз яшьләре һәм аерылышу көтелә икән.

Кеше алдында начар сүзләр сөйләмәгез, сүгенмәгез. Күңелсезлекләрегез артыр гына.

Бүген миләш ботагын сындырырга һич ярамый! Югыйсә, тешләрегез бик авыртыр.

Бүген нинди эшләр хуплана, дисезме?
28 апрельдә табигатькә чыгарга, урманга барырга, елга-күл буйларына төшү әйбәт. Анда тыныч кына уйланып утырыгыз, киләчәк хакында хыялланыгыз.

Бүген шифалы үләннәр, тамырлар җыю хәерле. Дару төнәтмәсе әзерләү өчен балан һәм миләш бөреләрен җыеп куйсагыз була.

Бүген никадәр күбрәк татлы ризыклар ашыйсыз, алдагы елда тормышыгыз шулкадәр бәхетлерәк булырга тиеш икән. Аеруча бал куллану хуплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Бу кызыклы Дөнья