Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Чәчегез коеламы? Якыннарыгызга үпкә саклыйсыз, димәк...

Ә тешләрегез авыртса, тормышка “тешегез үтми”, димәк. Психотерапевт һәм психосоматика белгече Куралай Нуркадилова стрессның кеше организмына ничек йогынты ясавын ачыклаган.

                                                         Белгеч әйтүенчә, эчке тойгылар белән тышкы кыяфәт арасында бәйләнеш көчле. Стресс кичерүнең беренче сигналы — биттә шешенү һәм ялкынсыну билгеләре барлыкка килү. Нерв киеренкелеге лимфа циркуляциясен, сулыш алу ритмын, йөрәк тибешен тоткарлый, кичерешләр кешенең күзәнәкләре арасындагы сыекчага җыела һәм шешенү, ялкынсыну китереп чыгара.

                                                         Кинәт артык килограммнар барлыкка килү дә эчке дөньяның тотрыксыз булуы турында сөйли. Маңгай тирәсендәге җыерчыклар — эчке киеренкелек кичереп яшәү билгесе.

                                                         Ә менә кинәт кенә күпләп чәч коела башлау кешенең ата-анасы, гаиләсе белән конфликты турында сигнал икән. Кеше үзенең тамырларын кабул итми, әти-әнисенә, туганнарына җыелып килгән үпкәләрен тоя.

                                                         Кешенең барлык ишеткән, күргән мәгълүматны кабул итәсе килмәсә, бавыры белән проблемалар башланырга мөмкин. Күз алмалары саргаю сезне сагайтырга тиеш. Ә менә бу тормышка “тешегез үтмәү” билгесе — тешләр белән проблемалар барлыкка килү. Сүзләрегезне гел тыеп килеп, тыш кысып яшәү эзсез үтми, иртә картайта да.

Еш стресс кичергән кешенең ашказаны да яхшы эшләми башлый икән.

                                                         Менә шулай. Шуңа киеренкелек кичермичә, якыннарыгызга үпкә сакламыйча яшәргә тырышыгыз. Стресслар безне җиңмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Актаныш яңалыклары Чәч Актаныш хәбәрләре Ил-көн хәбәрләре Дөнья