Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Слива уңышын ничек арттырырга?

Слива беренче карашка талымсыз үсемлек кебек тоела.

                                                Әмма мул уңыш алырга теләсәгез, кайбер кагыйдәләрне үтәргә әзер булыгыз.

                                                Барлык сөяк төшле җимешләр - слива, чия һ.б. булачак уңышны формалаштыру өчен кальцийга мохтаҗ. Мәгълүм булуынча аның күп өлешен известьтән алырга була. Слива һәм чия агачы кәүсәсен 1:1 нисбәтендә кызыл балчык һәм известь кушып аклау бик яхшы нәтиҗә бирә. Бу ысулның тагын бер ​​файдалы ягы бар. Мондый аклау, язын агач кабыгының ярылуыннан һәм дым югалудан саклый.

                                                Җимеш уңышын арттыру өчен слива яңа гына чәчәк ата башлаганда, чәчәкләргә бор кислотасы эремәсе сибү бик яхшы булачак. Моның өчен бер чиләк суга 50 гр бор кислотасы салына. Иң мөһиме, истән чыгармыйча, барсын да үз вакытында эшләү. Әлеге гади генә ысулларны кулланганда мул уңыш алуга ирешәчәксез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Бакча Бакчачы блокноты Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Бакчачы почмагы Слива