Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

25 апрель – 1 майга йолдызнамә

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар. Сез хәзер энергияле, актив, уйлап табучан. Эшләр җиңел барачак, хәрәкәт итү өчен дөрес юнәлеш сайларга гына кирәк. Йолдызлар сезгә ярдәм итә алырлык кешеләр белән очрашулар вәгъдә итә. Эшкә урнашу өчен бик уңайлы вакыт.

Үгезбозау. Әгәр дә сез бар нәрсәне күңелегезгә якын алмасагыз, чит проблемаларны кабул итмәскә өйрәнсәгез, эшләр яхшы барачак. Бүгенге вәзгыятькә йогынты ясый алмыйсыз, хәлне җибәрегез! Сәфәрләр һәм яңа танышулар өчен менә дигән чор. 

Игезәкләр. Бу атнада җитәкчелек белән мөнәсәбәтләрегез җайланачак. Эшлекле сәфәргә китү начар булмас. Эшегез сезне кинәт килгән табыш белән сөендерер. Шәхси өлкәдә күңелле үзгәрешләр көтә. Көтелмәгән хәлләр тормышыгызны бизәп алачак.

Кысла. Бу атна сезнең амбициоз планнарыгызны тормышка ашыру өчен менә дигән вакыт. Тыныч булырга тырышыгыз. Бәлки эш күләмен арттыру аркасында атна шактый киеренке булыр. Ашыкмау һәм игътибарлылык – сезнең өчен төп төшенчәләр. 

Арыслан. Атна башында сезне борчу-мәшәкать көтә. Паникага бирелмәгез, барысы да рәтләнер. Дусларыгызның киңәшләренә ышанмагыз, алар сезне юлдан яздырырлар. Чәршәмбе көнне сезнең тормышыгыз төптән үзгәрергә мөмкин.

Кыз. Атна башы сезнең өчен сынау булырга мөмкин, ләкин моны ерып чыга алачаксыз, бераз үҗәтлек кенә кирәк. Үз көчегезгә һәм уңышка ышаныгыз. Пәнҗешәмбе көнне сезнең аналитик акылыгызга ихтыяҗ булачак. Атна ахырында хыянәт янавы бар. 

Реклама

Үлчәү. Бу чор сезнең белемегезне киңәйтергә ярдәм итәчәк, яңа кызыклы идеяләр барлыкка килергә мөмкин. Эшегездә сәләтегезне күрсәтергә тырышыгыз. Хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләрегез яхшырыр. Сөйгән кешегез сөендерер. 

Чаян. Эшегез арта, әмма табыш та, авторитетыгыз да үсә. Проблемалар хәл ителәчәк. Вакытны әрәмгә үткәрмәгез! Балаларыгыз уңышлары белән сөендерер, алар белән аралашырга вакыт табыгыз. Ялларда сезгә мәхәббәтегез күңелле дә, көтелмәгән дә сюрприз ясар.

Укчы. Тәкъдим ителгән ярдәмнән баш тартмагыз, чөнки үзегезгә генә кайбер мөһим эшләрне тәмамлау катлаулы булачак. Сезгә кайвакыт кагыйдәләрдән чигенергә һәм искәрмә ясарга кирәк. Бу атнада күбрәк елмаерсыз һәм шаяртырсыз. 

Кәҗәмөгез. Тормышны катлауландырмас өчен әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашканда акылга өйрәтү тоныннан һәм тәнкыйтьтән качу яхшырак булыр. Эшлекле өлкәдә үзгәрешләр өчен уңай вакыт булачак. Җомга көнне шәхси тормыштагы вәзгыять сизелерлек йомшарачак. 

Сукояр. Килеп туган шартлар сездән аек акыл һәм фикер кыюлыгы таләп итә. Үз проблемаларыңа һәм уңышсызлыкларыңа таянырга кирәкми. Сезне күп көч таләп итми торган җаваплы да, кызыклы да эш көтәчәк. Күп кенә яңа идеяләр барлыкка килергә мөмкин.

Балыклар. Атнаның беренче яртысында инициатива күрсәтегез, җаваплылыкны башкаларга күчерергә тырышмагыз. Чәршәмбе көнне җитәкчелек ашыгыч эшләрне хәл итүегезне сорар. Атнаның икенче яртысында шәхси фронтта сюрпризлар булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы йолдызнамә Актаныш яңалыклары Сезнең хатлар Актаныш хәбәрләре Сез сораган идегез Гороскоп