Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Бәрәңгене кайчан утыртырга?

Май башының иң актуаль соравы бу. Чөнки “Язның бер көне елны туйдыра” икәнен барысы да бик яхшы аңлый.

                                                     Шулай да ашыгырга кирәкми. Туфракның өлгерүен көтәргә кирәк. Туфрак таралып китәргә тиеш. Чи (юеш) туфракка утыртсан, бәрәңге тишелә алмыйча ятарга мөмкин. Бәрәңгене утырту өчен, һава температурасыннан бигрәк, җирнекен үлчәргә кирәк.
Моның өчен, термометрны 10-12 сантиметр тирәнлеккә җиргә күмәргә һәм бераз көтеп торырга кирәк. Туфрак температурасы ун градус булса якшырак.

                                                     Халык сынамышларына караганда, бәрәңгене утыртырга була инде. Тузганакның сары чәчәге, яки каенда яфрак күренә башласа, димәк, утырту эшләренә вакыт җиткән.

                                                     Ай календаре буенча тамыразыкларны ай кимегән көннәрдә утыртырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Бу файдалы Актаныш яңалыклары Файдалы мәгълүмат Файдалы киңәшләр Фәһемле тема Актаныш хәбәрләре