Район сулышы тег белән яңалыклар
-
МӘКТӘП ХӘБӘРЛӘРЕ:Иминлек дәресләре
19 март көнне мәктәбебездә Чаллы шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль идарәсенең Актаныш районының профилактика бүлеге җитәкчесе Лена апа Фазлыева белән очрашу үткәрелде.
-
МОГҖИЗАЛЫ ТАБЫН:Ипи пешерү ЫСУЛЫ
Гөлсирә Яруллина ипине шикәр комы, сөт һәм йомырка салмый гына пешерә икән. Рецепты бик гади, ә ипи бик тәмле була.
-
24 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘ:Алдынгылыкка омтылу мөһим!
Актаныш районының терлекчелек тармагының февраль аена нәтиҗә ясап, бу өлкәдәге югалту-табышлар барланды.
-
МӘДӘНИ БАЛКЫШ:Актанышыбыз театрлары–горурланырлык!
Күркәм традициягә әверелеп киткән театр айлыгы да йомгакланды. "Өйләнәм, бетте-китте" спектаклен муниципаль драма һәм комедия театры артистлары янәдән сәхнәгә чыгарды.
-
Үзара салым ярдәмендә җирлектә шактый үзгәрешләр кертергә була
Үзара салым ярдәмендә җирлектә шактый үзгәрешләр кертергә булуын халык яхшы аңлый. Чөнки әлеге программа ярдәмендә бихисап кына эшләр башкарыла, район җирлегенең көнкүреше тагы да уңайлана, матур үзгәрешләр пәйда була!
-
Язгы басу эшләренә дә күп вакыт калмады...
Авыл хуҗалыгы тармагында кызу мәл–иксез-чиксез басуларыбызда чәчү башланырга тора.
-
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР:Кышны күңелле озаттык, язны каршыладык
Яңа Әлем мәдәният йорты - урындагы китапханә, балалар бакчасы һәм мәктәп белән берлектә Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек.
-
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: Чишмәләр иле, син, Актаныш!” дәвам итә!
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: Чишмәләр иле, син, Актаныш!” дәвам итә! Бүген безнең почтага шундый матур эчтәлекле хат килде. Аны райондашыбыз–Нәсим Заһертдинов җибәргән.
-
ЯЗ КИЛӘ:Әнәктә - Нәүрүзне каршылау!(ФОТОРЕПОРТАЖ)
Районыбызның Әнәк авылы мәдәният учагы мәйданында кар-буранлы кыш фасылын озату һәм язсылу Нәүрүзне каршы алу тантаналы, җыр-моңга, дәртле биюләргә мул бәйрәм узды. Борынгыдан килгән традицияләребез искә алынды, җыр-бию, уен-көлке хөкем итте монда. Килгән кунаклар сый-нигъмәт, ризык белән сыйлану мөмкинлегенә ия иде. Хуш исле төп атрибут - коймаклар урамда ук пешерелде, кайнар чәй, телне йотарлык пылау, тәмле шашлыклар һәркемгә бик ошады.
-
Юлларда һәрчак яшел ут янсын
Балалар бакчалары арасында ике елга бер тапкыр үткәрелә торган “Яшел ут” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булып, җиңүчеләрне “Әтәчкәй” балалар бакчасында бүләкләделәр.
-
“Караңгыда күрен!”
Алар тәрбиячеләре белән бергәләп бакча каршына плакатлар тотып чыктылар. Яктылык кайтаручы элементлар турында шигырьләр сөйләделәр.
-
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: Республикабызның Беренче Президенты белән тарихи кадр!
"Актаныш таңнары"-элеккеге "Игенче даны" газетасының фотокорреспонденты Рифкать абый Арслановның әлеге фотосында - 1986-87 еллардагы тарихи истәлек. Район архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова әлеге фотоны безнең проектка тәкъдим итте.