Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БҮГЕН БӨЕК ЮЛБАШЧЫ ТУГАН КӨН: Ни хәлең бар, Ленин бабай? (ЧАРАДАН ФОТОЛАР ДА БАР)

Кем соң ул Ленин? Бүгенге чор баласына бу сорауны бирсәң, иманым камил, ул җавапсыз калачак. Юк, белмиләр тарихи шәхесне!

Заманында кызыл галстук тагулары белән чиксез горурланган, түш кесәләрендә комсомол билетын йөртү бәхетен татыганнар, коммунистлар партиясендә торучылар һәр елның  22 апрелендә Владимир Ильич Ульяновның (псевдонимы - Ленин) туган көнен билгеләп үтәләр. Коммунистлар партиясенең Актаныштагы җирле бүлеге вәкилләре дә бөек юлбашчының тууына 149 ел тулу уңаеннан митинг үткәрделәр.

Кем соң ул Ленин? Бүгенге чор баласына бу сорауны бирсәң, иманым камил, ул җавапсыз калачак. Юк, белмиләр тарихи шәхесне! Элекке буын вәкилләре үзләрен зурлап “Ленин оныклары” дип атаган вакытлар да, ни кызганыч,  тарих тузанына күмелеп бара. 

Ә бит юкса, Владимир Ильич Ульянов, кулында хакимият тә, матди байлык та булмаган көе, миллионлаган кешеләрне үз артыннан ияртә алган күренекле шәхес. Ул бөек революционер, большевиклар партиясен оештыручы, Халыклар Комиссариаты Советы рәисе, дөнья тарихында беренче социалистик дәүләт оештыручы, марксист, публицист, марксизм-ленинизмга нигез салучы, идеолог, Өченче (Коммунистик) интернационалны һәм Советлар Союзын оештыручы да. “Укырга, укырга һәм тагын  бер тапкыр укырга!” дигән шигарьне безгә васыять итеп калдырган бабабыз инде ул безнең. 


Актаныш районында, шөкер, Владимир Ильичның исемен мәңгеләштерүче урыннар бар. Ленин урамы, бөек эшлеклегә куелган бюст, Ленин паркы, узган ел Пучы авылында яңартылган  һәйкәл... Исеме барлыкка бар, әмма үзе онытылып бара... 

Реклама

Ленин паркында урнашкан бюст янына җыелучылар да бүген моны аеруча үртәлеп кабатлады. Ак чәчле абый-апалар юлбашчыны искә  алганда, биредә мәктәп укучыларының катнашмавына да ризасызлык белдерде алар. Өстәвенә, 2017 елда тамырдан яңарыш кичергән парктагы Ленин һәйкәле дә бюст рәвешендә генә калган. Юк, коммунистларга Ленинның башы гына кирәкми! Алар бу паркта башына – кепка, өстенә плащ киеп, кулы белән юл күрсәтеп торган үзләренең Лениннарын күрергә тели. Бу нисбәттән дәүләт җитәкчелегенә  ярдәм сорап хатлар да юллаган алар. Район җитәкчелеге дә, алга таба паркны реконструкцияләгәндә, моңа игътибар биреләчәк дип ышандырган. Бюстка бөек революционернең тулы исеме, аның хезмәтләре язылмау да коммунистлар тарафыннан  канәгатьсезлек тудырды. Юкса, башка җирләрдә мондый һәйкәлләрнең юкка чыгарылып баруын исәпкә алсак, райондагы хәлләр әллә ни зарланырлык түгел кебек тоела безнең ише яшь буынга!? 


Икенче елга ленинчылар большевиклар партиясен оештыручы В.И. Ульяновның 150 яшьлек юбилеен каршыларга да шушы тарихи урынга җыелырга сүз куешты. Күп сөйләнде бүген Ленин хакында, ул күрсәткән юлның дөрес булуы да азсызыкланды. Заманалар болганып китү генә күпләр ныклы адымнар белән йөз тоткан  коммунизмны юкка чыгарган... Ленин бюстына чәчәк-веноклар да салынды – гомумән, аның чәчәксез торган чагы бик сирәк. Хәтерлиләр, яраталар, хөрмәт итәләр, әле дә булса ышаналар Ленинга! 

Тулы бер эпоха булдырган, үз юлы белән барган дөнья арбасын яңа сукмакка кертеп җибәрә алган Ленин бабай ул буын хәтерендә әле дә яши дигән сүз бит бу. Кызык, ә менә без – Ленинны бөтенләй белмәгән буын, өлкәнәйгәч, кем һәйкәленә чәчәкләр салырбыз икән?  Рәхмәт әйтерлек, һәйкәлләр бастырырлык, халык арасыннан чыккан бөек шәхесләребез булырмы? 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X