Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Быелның тәүге "карга боткасы" Чалманарат авыл җирлегендә пеште (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ ДА БАР)

Хезмәт гөрләп баргач, май бәйрәмнәрен дә күңел күтәренкелегендә каршы ала чалманаратлылар.

Быел Актаныш районы җирлекләрендә “карга боткасы” үзәкләштерелгән формада үтәчәк. Һәр җирлек Яз һәм Хезмәт бәйрәмен үзенчәлекле итеп, уртак табын корып каршылый. 


Бу елның тәүге карга боткасы районның Чалманарат авылында пешеп, авыл халкын, кайткан кунакларны 30 апрель кичендә үк  җыйды.


- Бу көннәрдә җирлек халкы, “Наратлы” хуҗалыгында хезмәт куючы җир улларыбыз 2019 ел икмәгенә нигез сала. Басу-кырларда чәчү кампанияләре тулы куәттә эшли.  Механизаторларыбызга, фермерларыбызга да бәйрәм бүләк итәсе килү теләге белән “карга боткасы”н бүгенгә билгеләдек. Бәйрәм  табыны бердәм булсак кына, күңелле бит ул,- дип, бу уңайдан үз фикерләре белән уртаклашты җирлек башлыгы Камил Әхмәтов. 


Авыл халкына элек-электән үк килгән милли гореф-гадәтне кире кайтаруга “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мосабировның  матди яктан ярдәме зур булышлык иткән. Гомумән, хуҗалык дилбегәсен үз кулларына алган җитәкче Чалманарат җирлегендә үткән һәр чарага иганә ярдәме күрсәтә. Бүген дә “карга боткасы”ннан  ул чалманаратлылар белән бергә авыз итте. 


-    Хуҗалык бүгенге көнгә язгы чәчүнең 70%тан артыгын башкарып чыгуга иреште. Шөкер, техника, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителештә тоткарлыклар юк. Механизаторлар җитешеп бара. Һава шартлары уңай торса, без 9 майга чәчүне төгәлләргә торабыз, - дип, сөенече белән уртаклашты  Алмаз Мосабиров.


Хезмәт гөрләп баргач, май бәйрәмнәрен дә күңел күтәренкелегендә каршы ала чалманаратлылар. Урамнарны  хуш искә төреп казанда ботка пеште, җыр-биюләр дә бер генә минутка да тынып тормады авыл өстендә. Халык бергәләп ял итте, рәхәтләнеп “карга боткасы” белән сыйланды. 


Бәйрәмгә килгән һәркем чарадан канәгать иде. “Авыл халкына мондый ял бүләк иткәннәре өчен җирлек җитәкчелегенә, “Наратлы” хуҗалыгына ихлас рәхмәт. Эшләре гел уң булсын, киләчәктә дә безне шулай сөендереп торсыннар”, - ди алар. 


Иртәгә исә җирлек халкы район күләмендә игълан ителгән зиярат өмәләренә кушылачак. Чалманарат авыл җирлегендә аларның саны алтыга җитә. “Һәр авыл бу өмәләрдә катнашачак, мәңгелек йортларны өч көн эчендә тәртипләп, җыештырып куячакбыз”,- диде Камил Әхмәтов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев