Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҮТКӘННӘРДӘН КИЛӘЧӘККӘ ТАБА...: Авылдашлар җыенының җиңүчеләре билгеле (ИСЕМЛЕК ҺӘМ ФОТОЛАР)

“Үткәннәрдән киләчәккә таба...” авылдашлар җыены фестиваль – конкурсында да яхшы әзерләнгән мәдәният йортлары акчалата премия һәм мактау кәгазьләренә ия булды. 

Күҗәкә, Иске Сәфәр,  Уразай,  Татар Суыксу,  Иске Богады, Чуракай,  Югары Яхшый, Бурсык, Иске Айман, Әлем,  Усы,  Теләкәй,  Аккүз, Тат.Ямалы,  Актанышбаш,  Чалманарат,  Аеш,  Такталачык, Әнәк авылы мәдәният йортлары шушы сафта. Алар бүләкләрне Актаныш районы Башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров кулыннан кабул итеп алды. 

 “Үткәннәрдән киләчәккә таба...” авылдашлар җыены фестиваль –конкурсында җиңү яулаган мәдәният йортлары коллективларын исә  Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде. Мөдирләргә мактау кәгазьләре  һәм акчалата премияләр тапшырылды. 


Өченче урынга лаек булучы мәдәният йортлары: 
- Әтәс авылы мәдәният йорты коллективы. Директор Калимуллина Эльвира Флорид кызы . 
- Кәзкәй авылы мәдәният йорты театр коллективы. Мәдәният йорты  директоры Илшат Әхмәтнабиев. 
- Зөбәер мәдәният йорты . Мәдәният йорты директор  Габидинова Гөлүсә Калимулла кызы 

Икенче урынга ия булучылар: 

- Пучы авылы мәдәният йорты коллективы. Директоры  Ибатуллина Айгөл Айрат кызы . 
- Киров авылы мәдәният йорты коллективы. Директоры Хуҗина Алсу Фасил кызы. 

“Үткәннәрдән киләчәккә таба...” авылдашлар җыены фестиваль –конкурсында җиңүче титулын исә Иске Байсар һәм  Иске Кормаш авылы мәдәният йортлары коллективлары яулады.  Директорлары -  Хәйриева Фәнзилә  Шәехтимер кызы,  Хаматуллина Рәмилә Әсләх кызы . 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев