Татарстанда беренче мәртәбә катык фестивале узачак
В республике

Татарстанда беренче мәртәбә катык фестивале узачак

Татарстанда беренче тапкыр «Катык» Этнография фестивале булачак. Әлеге фестиваль татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтү максатыннан уздырыла.

                                     «Якын күршеләребезне – Чувашия һәм Марий Эл Республикасы вәкилләрен дә чакырырга телибез. Алар да фестивальдә милли ризыкларын, сувенир эшләнмәләрен күрсәтәчәк. Фестивальнең төп вакыйгасы – зур казанга салынган катыкны тәкъдим итү һәм аны борынгы рецепт буенча әзерләү турында сөйләү. Бу сөт ризыгын фестивальгә килгән һәр кеше дә татып карый алачак», – дип сөйләде музей директоры Миңнедамир Камалетдинов.

                                     Шулай ук фестивальдә фольклор ансамбльләр дә чыгыш ясаячак. Музей территориясендә фестиваль кунаклары милли киемнәр киеп карый һәм халык һөнәрчелеге буенча төрле мастер-классларда катнаша алачак.

Миңнедамир Камалетдинов сүзләренчә, ширдан катыгын Александр Пушкин да ашап караган дигән мәгълүматлар бар.

                                     Фестивальне уздыру 2022 елның август башына планлаштырылган. 


Актаныш Татарстан Актаныш районы фестиваль Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Катык фестивале

Нет комментариев