Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

Ришвәтле туй

Озын-озак юл буенча Гөлләрия белән Финат сөйләшеп тә көлешеп кайта торгач, ир белән хатынга юлның озынлыгы да артык сизелмәде. Көзге көн дә җылы гына тора. Бу чакта яңгыр яуса да аптырарлык түгел, иң мөһиме – юл коры булды. Ерак юлда иске генә машиналары да сынатмады. Гөлләрия руленә ябышып барган иренә күз кырые белән генә хуплагандай карап алды да карашын иксез-чиксез басу-кырга күчерде. Исән-имин кайтып җитеп киләбез, әтисе, маладис, янәсе.

                                         Борылышка җитәргә дә күп калмады. Туган якта әнә урып-җыюга да төшкәннәр. Ә бездә уйламыйлар әле... Ир белән хатынның кәефләре дә күтәренке генә. Ни дисәң дә, туйга кайталар. Гөлләриянең бертуган апасының кызы кияүгә чыга. Миңниса апасының әйтүенә караганда, булачак кияү әллә кайда эшләмәсә дә, акчаны таба белә икән. Туйны ресторанда зурдан үткәрмәкче. Айзәрәдәй чибәр кызны эләктергәч, үткәрер дә шул. Ике ел буена кызның укып беткәнен көтте. Гөлләрия юл буена шуларны күңеленнән үткәреп кайтты. Туйга кайтканда башка хакта уйлап буламы соң? Туганнар, дус-танышлар белән алда көткән күрешүләр йөрәкне рәхәт бер җайга җилкендереп, булачак бәйрәм күңелне дулкынландырып, татлы кытыклап тора. Әйткәндәй, ай саен бәйрәм, көн дә туй булмый.

                                         Әйбәт кайтып җиттек, дип алдан сөенгәннәр икән Финат белән Гөлләрия шулай да. Кем әйтмешли, аллабирса димәгәннәрдер инде. Олы юлдан апалары яшәгән авыл чатына инде борылабыз дигәндә, шул чатка җитәрәк аларны юл хәрәкәтләрен саклаучы көтмәсенме! Бер читтә машинасы да тора. Ир белән хатынның, бәлки туктатмас әле, дигән өметләре акланмады. Чатта басып торган ир-егет, буйлы-буйлы таягын алар ягына юнәлтеп, читкә борылып туктарга боерды. Буйсынмыйча чараң юк, Финат машинасын юл читенә китереп туктатты да, машинасыннан чыгып, күкрәк кесәсендәге таныклыгын капшый-капшый, якынлашып килгән егеткә каршы атлады. Гөлләрия түземсезләнеп аларны машина тәрәзәсеннән күзәтте. И Ходаем, кайтып җиттек дигәндә каян килеп чыкты! Җиде йөз чакрымны бер тоткарлыксыз үткәннәр иде. Ярар, таныклыгын тикшерер дә җибәрер әле. Финат − тәҗрибәле шофер, кагыйдә бозарга яратмый. Бу юлы да бозмады кебек. Үзең кабалансаң, атың да абына дигәндәй, ашыкмый гына алып кайтты. Погонлы егет, халыкча әйтсәк, гаишник була инде, бер кулын погонына тидереп алды, исем-шәрифәсен атады. Финатның таныклыгын җентекләп тикшерде. Гөлләриягә бу тикшерү кирәгеннән артык озак та булып күренде. Егет Финатка ниндидер сораулар бирде. Колагын ничек кенә сузмасын, кысып кына ачылган тәрәзә аша Гөлләрия аны бик ишетмәде. Аннары юл хезмәткәре бик җитди төс белән машинаны әйләнеп чыкты. Аның артыннан ниндидер гаепле эштә тотылгандай кыяфәтле Финат та атлады. Егет машинаның капотын ачарга кушты. Анда бәйләнерлек берни дә таба алмагач, багажникта ни барлыгы белән кызыксынды. Кырык алты яшьтәге Финат, хөрмәтле ир, гаилә башлыгы, тыңлаучан йомышчы малай сыман, аның һәр боерыгын үти барды. Түрә егетнең кушуы буенча Финат багажниктагы әйберләрне юл кырыена бушата башлагач, Гөлләриянең тәмам кәефе кырылды. Анда бит әйбер әз түгел. Күчтәнәче дә, бүләге дә, туйга дигән кием-салымы да шунда. Яшь булса да корсак үстереп алган бу нәрсә ни кыйлана? Сабырлыгы төкәнә барган Гөлләрия чыгарга дип ишекне дә ачкан иде, иренең, утыр урыныңда, дигәнне аңлаткан усал карашын күреп, тыелып калды. Вакытсыз кычкырган әтәчнең башын кисәләр... Финат, казына торгач, шулай да машинаны бушатты. Инде машинаның арт ягына теге егет озын борынын тыкты да нидер карый башлады. Бармагы белән нәрсәгәдер төртеп күрсәтте. Финат ул күрсәткән әйберне кулына алды. Бер куйды, бер алды. Гөлләрия үрелеп карады. Ашыгыч ярдәм күрсәтү тартмасы икән. Тапкан бәйләнер нәрсә! Машина янында тагын ни хакындадыр озак кына сөйләштеләр. Бераздан, әйберләрне дә кире төяргә ирек бирмичә, погонлы егет Финатны үз артыннан әйдәде. Икәүләп полиция машинасына кереп утырдылар. Инде Гөлләриянең түзеп утырырлык чамасы калмады. Чыкты да юл читенә өелгән әйберләрне барлый башлады. Финат каушавыннанмы, бар нәрсәнең астын өскә китергән. Киеме дә, күчтәнәче дә, тимер-томыры да бер өемдә. Я ходай! Гөлләриянең үз авызыннан өзеп алган күчтәнәчләре изелеп беткән! Бу ни хәл бу ә? Хатын елардай булып әйберләрне рәтли, урнаштыра башлады. Бүләккә дигән әйберләрнең дә тышы пычранып, ертылып беткән! Моны кеше алдында ничек тапшырмак кирәк?! Бер яктан иренә ачуы чыкса, икенче яктан аны шул хәлгә төшергән теге юан егеткә саруы кайнады. Яннарына барып, җенен җептәй итәргә дә теләге бар иде, тик штраф язуыннан курыкты. Акча ягы болай да чамалы. Ни эшләп утырадыр анда Финат бу хәтле озак. Тизрәк апасына кайтып җитәргә дә, онытырга иде бу ямьсез вакыйганы.

                                         Әйберләрен рәтләп маташкан Гөлләрия арттан ире якынлашканын да исләмәде. Иренең ашыгып: “Кая акча? Бир фәлән мең акча, − дип юл сумкасын актара башлавын күреп, тәмам гаҗәпсенде. Тукта әле. Нинди акча? Нигә кирәк ул акча? Теге кешегә кирәкме? Хатын иренең җиңенә ябышты. Финат исә кабалана-кабалана акча саный иде. Гөлләриянең гасабилануын да күрмәде шикелле. Кирәкмәгән эшкә шаһит булмасын, дип телефонын алгы утыргычка ташлады да, полиция машинасына табан юнәлде. Артыннан титаклаган хатынын күреп, борылды да аны җилтерәтеп кире урынына илтеп утыртты һәм машина ишеген шап итеп ябып куйды. Ишек тәрәзәсеннән генә хатынына ысылдады: ”Бирмичә булмый, аңлыйсыңмы, юкмы нәкәнис?! Түләмәсәң бу юлдан башкача үтәлмисең, ди...” Бу хаксызлыктан тәмам тинтерәгән Гөлләрия инде күз яшьләрен тыялмады. Көлү – елау кардәше димәсләр иде. Юл буена ире белән көлешә-көлешә кайтканнар иде. Менә кайт туйга сөенә-сөенә! Менә ике ел буена көт бу бәйрәмне! Туйга кайтыр өчен ел буена юньләп ашамый-эчми диярлек акча җый! Туй чыгымнарын сөйләп торасы да юк. Аны һәркем белә. бүләге, күчтәнәче, яңа киеме дигәндәй. Яшьләрне котлап, бүләккә шактый гына саласы килгән иде. Машинасын көйләтергә, мае-бензинына күпме акча очты. Иминиятләштерү дә шушы чорга туры килде. Кире юлга бензинына күпме кирәк тә кайтып җиткәч яшәреңә күпме кирәк. Уллары да түләүле укый бит ичмаса. Болай булгач, кәләш белән кияүгә дигән котлау өлешеннән чигермичә булмый инде бераз. Булачак кияү акчалы ди бит. Безнең тиеннәргә калмагандыр... Ирен сабырсызланып көтеп утырган Гөлләрия үзалдына шулай исәпләде. Маңгаеннан бөрчек-бөрчек тир тамган, кызарынган-бүртенгән Финат машинага кереп утыру белән, хатыны бу хаксызыктан зарланырга авызын гына ачкан иде, тегесе, бетте, ишеттеңме, оныттык, дип каты гына әйтеп куйгач, иреннәрен бөрештерде, ләкин дәшмәде. Әйтсәң сүз, әйтмәсәң түз. Әйе, мондый чакта дәшмәвең хәерлерәк. Егерме елдан артык бергә яши-яши, иренең ачулы чагын хатыны яхшы белә. Ачу килсә, акыл китә дигәндәй... Юл буена сөйләшмәделәр, бер-берсенең күзенә карамаска тырыштылар. Ришвәт бирү икесе өчен дә әйтеп бетергесез уңайсыз, кыен иде. Озын-озак юл үтеп, көтмәгәндә шундый мескен хәлгә тарыган, арган-талган ирен Гөлләрия хәтта кызганып та куйды. Бахыркаем... Ни генә булмый бу юлда. Ярый инде, югалткан акчалары кызганыч булса да, иң мөһиме, исән-сау кайтып киләләр.

                                         Әйе, кәефләрен ярыйсы гына кырды аларның юантык гәүдәле, хәрәмнән иртә симергән теге юл хезмәткәре. Иртәгә көткән бәйрәмнең дә яме китте ике кунак өчен. Дөрес, дөнья аларны күтәреп кенә йөртми. Бергәләп төрлесен үттеләр. Ә менә бүгенге кебек башларын җиргә тигәнче идереп түбәнсеткәннәре сирәк иде. Иң кыены – кемгә барып ярдәм сорарга да белмисең бит мондый чакта. Бер яктан үзләре җинаять кылалар, икенче яктан ришвәт бирдереп, сине җинятькә тарталар. Сагынып кайтып барган үз туган ягыңда шулай кылансыннар әле. Гадәт гадәткә тарта. Юан егетнең дә, корсагына караганда, юл басарга беренче генә чыгуы түгелдер. Оялмаган боермаганны ашаган, дигәннәр. Тапкан икән җиңел кәсеп! И заманалар!.. Онытырга тырышсалар да, Миңниса апаларына кайтып җиткәч тә, күрешеп, хәл-әхвал сорашып бераз вакыт үткәч, сүзләре гел шул турыда булды. Кияү буласы кеше дә шул өлкәдә эшли икән, тик әлегә ул-бу хакында ишетелгәне юк кебек. Эшен намус белән башкаручылар булган кебек, намуссызлык дигән нәрсә дә һәр өлкәдә бар. Тик менә юлларда кеше саулыгын саклау урынына, юлчыларның кесәсен савып гамәл иткән “хокук саклаучыларның” бар оятсызлыгы күз алдында. Шуларның җинаятен кисәтүче ниндидер югары оешма бар кебек тә, алар кая карый? Гөлләрия белән Финат ришвәт бирер өчен өйдә акча сугып ятмыйлар. Икесе дә заводта, тиенле эштә эшли. Очрашу-күрешүнең ямен алып, туганнар кич буена шул турыда гәп кордылар. Шулай да, кунак мунчасы кереп, бәйрәм бәлешеннән өлеш иткәч, Гөлләрия бераз тынычланды кебек. Финатның да, баҗасы белән бер-икене күтәреп куйгач, киеренкелеге чикте сыман. Хуҗа белән хуҗабикә бердәнбер кызлары өчен әнә ничек әзерләнгәннәр. Туйны бозу килешмәс. Чыккан акчаны яшьләр өлешеннән чикертмичә булмас, өйгә кайтып җитәргә дә җай кирәк, дип хатын белән ир үзара шыпырт кына киңәшеп алдылар.

                                         Иртәгәсен Гөлләрия белән Финат бу күңелсез очрак хакында онытмасалар да, күңелләрендә шулай да кара сөреме калды. Бәйрәм бозып, әче йөз белән йөрергә ярамый кеше арасында. Әче дигәннән, әле күпме “әче” кычкырасы бар. Әнә кәләш кыз чибәр Айзәрәне ничек матур итеп киендерделәр! Матурлык туйда гына кирәк, бәхетле булсын балакай! Кунаклар җыела барды. Кардәш җыелса кавем булыр, сыер җыелса савым булыр дигәндәй... Күрешү, танышу, күңел ачу, бию-җырлау башланды. Бераздан, шау-гөр килеп җыр уйната-уйната, бизәлгән озын лимузинга утырып, кыз алырга кияү егете дә килеп җитте. Кияү каршыларга йөгергән җиреннән Гөлләрия кинәт кенә сөрлегеп китте... Төрле төстәге шарлар, чәчәк гөлләмәләре, туй курчагы белән бизәлгән затлы машинадан, елмаеп, көязләнгән кияү егете... кичәге юлбасар чыгып килә иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Әдәбият Актаныш хәбәрләре Язмыш Дөнья Туй