Актаныш

Журналист блокнотыннан:Кайткач кыстыбый ашатыр

Хаккыебыз райкомның беренче секретаре Шәриф Сөләйманович янына утырып, Ямаш авылына ниндидер җыелышка китте. Икәү бергә алар хуҗалыкның төрле участокларында булып, кешеләр белән сөйләшеп, озак йөргәннәр. Колхоз рәисе дә алар белән көн буе бергә булган. Сөләйманов йөргәндә үзе күргән-белгәннәрне, киңәшләрен колхоз җитәкчесенә әйтә барган. Җитешсезлекләрне тиз арада бетерергә кушкан.

Төш вакыты узып, көн кичкә авышкан, колхоз рәисе,  беренче секретарь әйткәннәрдән каушабрак киткәндерме, ашарга керергә тәкъдим итәргә оныткан. Ул арада беренче секретарь кайтып китәргә вакыт икәнен әйткән дә рәис белән хушлашкан.
–Ярар, кунак озак булмый ул, китәргә кирәк. Юл шактый гына ,– дигән дә шоферына кузгалырга кушкан.
Автомобиль зират коймасы яныннан үткәндә, шофер Мәлих агай шул якка караштыргалап бара икән. Моны сизеп беренче секретарь аңа кисәтү ясый:
–Син нәрсә, дустым, әллә зыяратны сагындыңмы, күзеңне дә алмыйсың? Иртәрәк түгелме? – дип сораган.
Мәлих агай да шаяртырга ярата торган кеше иде.
–Юк ла,– дигән карашын зираттан алып.– Кайбер халыклар вафат булган кешеләрен үз бәйрәмнәрендә искә алырга килгәндә, кабер өстенә тәлинкә белән тәбикмәк куеп китәләр дип сөйләгәннәрен ишеткән бар иде. 
Беренче аны тагын шаярткан:
   –Көн буена ач йөрегәч, ачыккансыңдыр шул. Кайткач хатының үзеңә пешереп кайнар кыстыбый ашатыр. Көтеп торадыр. Әйдә, юлыңда бул,– дигән. 
  –Бергәләп озак итеп көлгәннәр.

Хаккый сөйләве буенча колхоз рәисе икенче көнне иртүк район үзәгенә килгән.
–Вәт әй,  кичә үзегезне ашарга чакырырга башка да килмәгән бит. Әйдә әле, беренче янына керик тә безгә барыйк. Күп итеп симез ит пешерттем. Без барып җиткәнче бәлеш тә мичтән чыгачак. Бик яхшы итеп сыйлар идем үзегезне. Их, кичә баш эшләмәгән бит. Бүген барыйк әле, беренчене икебез үгетләрбез,– дип кыстый икән.
–Без сезгә эш белән бардык, ачлыктан түгел, агай. Гафу ит, бара алмыйм. Үзегез генә керегез, мөгаен ул да бармас, акыллы кеше ул, – дигән Хаккый.

Әгъдәл САФИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: