Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Евроберкетмә кайчан төзелә?

Юл һәлакәтенә эләктем. Машинага әллә ни зур зыян килмәде, аның каравы ЮХИДИ хезмәткәрләрен берничә сәгать көттек. Авария вакытында инспекторлардан башка евроберкетмә төзергә була икән. Ул кайсы очракта төзелә?

Авария вакытында инспекторлардан башка евроберкетмә төзергә була икән. Ул кайсы очракта төзелә? 


Әлеге сорауга Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җавап бирә:


— Әгәр авариядә һәлак булучылар, имгәнүчеләр юк икән, ике як та үзара килешсә, машиналарга килгән зыян 100 мең сумнан артмаса, ЮХИДИ хезмәткәрләре килгәнне көтмичә, евроберкетмә төзергә була. Аның бланкларын һәрчак үзең белән йөртсәң яхшы. Аларны иминиятләштерү компанияләреннән бушлай алырга мөмкин. Евроберкетмә төзү өчен тагын кирәкле шартлар: юл һәлакәтендә ике машина гына катнашу, ике якның да ОСАГО килешүе булу. Евроберкетмәне ЮХИДИ бүлегенә барып, шулай ук “Помощник ОСАГО” кушымтасы аша электрон рәвештә дә тапшырырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев