Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Чит төбәкләрдән мал сатып алып кайту бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин

Чит төбәкләрдән мал сатып алып кайту бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе шулай дип чаң суга. Сәбәбе - Башкортстан, Оренбург өлкәсе фермаларында малларда кан чире (бруцеллез) табылу. Оренбург өлкәсенең "Краснохолмская" агрофирмасы сөтчелек фермасында шушы елның 11 гыйнварында план нигезендә сыерлардан кан алганда 161 баш сыер...

Чит төбәкләрдән мал сатып алып кайту бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе шулай дип чаң суга. Сәбәбе - Башкортстан, Оренбург өлкәсе фермаларында малларда кан чире (бруцеллез) табылу.
Оренбург өлкәсенең "Краснохолмская" агрофирмасы сөтчелек фермасында шушы елның 11 гыйнварында план нигезендә сыерлардан кан алганда 161 баш сыер малының җитмәве билгеле була. Бу ферма территориясенә, бик күп күләмдә кан чире чыгу аркасында, Оренбург өлкәсенең министрлар советы тарафыннан 2016 елның сентябрендә чикләү (карантин) куелган булган икән. Ветеринария санитария таләпләрен үтәмәгән очракта, кеше саулыгы өчен дә куркыныч булган бу чирнең Татарстанга да килеп керүе бик мөмкин.
Хөрмәтле райондашлар, ветеринария таныклыгыннан башка, малның читтән безнең Республикага керүе билгеле була икән, тиз арада Актаныш районы ветеринария берләшмәсенә яки Яр Чаллы территориясе ветеринария бүлекчәсенә хәбәр итүегез сорала.
Тел: (8252)2-09-09, (8(8-552)70-15-83, 8-909-311-44-93.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев