Халык медицинасы киңәш итә
Сәламәтлек сагында

Халык медицинасы киңәш итә

Тормышның тизләнеше, эш темпларының артуы, физик активлыкның кимүе сезне гел нерв киеренкелегенә китерәме?

                                        Әгәр дә хроник авыруларыгыз яңарса, антибиотикларны еш кулланудан хәлегез начарайса, халык медицинасы сезгә ярдәм итәчәк.

  1. Сезгә көн саен 1 банан ашарга кирәк. Банан - депрессияне киметүче буларак билгеле. Бананда организмда серотонин, гади тел белән әйткәндә, бәхет гормонына әверелә торган тирозин дигән аминокислота да бар. Димәк, банан яхшы кәеф өчен дә җавап бирә.
  2. 1 стакан кайнап чыккан суга бер кашык дару ромашкасы чәчәкләрен салып төнәтегез. Көненә 3-4 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабул итегез.
  3. 1 стакан кайнап чыккан суга 1 кашык бөтнек яфрагы салыгыз, 10 минут кайнатыгыз. Иртән һәм кич ятыр алдыннан 1/2 стакан эчегез.
  4. Кишер депрессиягә каршы бик яхшы! Көнгә 100-200 г кишер ашарга яки 1 стакан яңа сыгылган кишер суты эчү дә җитә.

Актаныш Татарстан Актаныш районы Бу файдалы Яңалыклар Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Хәбәрләр Сезнең хатлар Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Бу кызыклы

Нет комментариев