Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Солы суы эчегез, иптәшләр!

Солы суының файдасы искиткеч күп. Ул кандагы шикәр микъдарын һәм холестеринны киметә, матдәләр алмашынуга булыша, теш эмален ныгыта, авитаминоз чорында һәм ябыгырга теләүчеләр өчен дә ярдәме зур.

Солы суын әзерләве җиңел генә

Реклама

                                             Моның өчен 3 литрлы банкага 400 грамм юылган солы, 4 аш кашыгы шикәр һәм таза салкын су салырга кирәк. Өстен ябып, солы ачыганчы (3-4 көн тирәсе) бүлмә температурасында тоторга. Шикәр урынына 50 грамм йөзем белән 2 аш кашыгы бал салырга да мөмкин. 
 
                                             Әзер эчемлекне сусаганда да, ач килеш тә эчәргә була. Әмма нормасын белеп кулланырга кирәк. Шулай ук аллергия, үт куыгы чирләре булганнарга табиб белән киңәшләшү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Бу файдалы Фәһемле тема Актаныш хәбәрләре Солы суын эчегез!