Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Уразада ничек су эчү дөрес?

Изге Рамазан аена да керергә торабыз. Ураза тоткан вакытта суны тиешле күләмдә эчмәүдән, баш авырту су җитмәгәнлектән килә икәнен күпләр чамалый.

Авыз ачканда өч-биш хөрмә җимеше ашау киңәш ителә, 750-800 миллилитр кадәр җылымса су эчсәгез дә зыян итми. Дога кылганнан соң намаз уку. Шул вакыт эчендә әлеге су тәннең бөтен тамырларына, күзәнәкләренә таралганы медицина белгечләре тарафыннан мәгълүм. Аннан соң инде артык күп ашыйсы да килми.

Иртә белән торгач та тагын ярты литр чамасы җылымса су эчеп куябыз. Ул су да бөтен тәнне туендыра. Бераздан сәхәр ашау. 

Барыбызга да шул ысулларның бәрәкәтен күрергә насыйп булсын, Аллаһ Тәгалә бөек айның кадерен белергә һәм тоярга насыйп итсен.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Дин Әхлак Татарстан Республикасы Рамазан Тәрбия