Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

Актанышның Үзәк стадионында Ураза гаете узды

14 мая 2021, 09:07

3037

0

0

Бәйрәм чарасы районыбыз имам - мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинның вәгазе белән башланып китте

Ай буе уразасын тоткан, иман йортларына барып намазлар укыган, ифтар мәҗлесләрен олылап уздырган, мохтаҗларга фитыр сәдакалары биргән, бары изгелекләр гына кылган мөселманнар өчен зур бәйрәм - Ураза бәйрәме җитте. Актанышның үзәк стадионында иртәнге 7 тулганчы бик күп халык җыелган иде.

Бәйрәм чарасы районыбыз имам -  мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинның  вәгазе белән башланып китте. Җыелучыларга бәйрәм белән котлау өчен район башлыгы Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховта  килгән иде. Ул җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, илләребезгә муллык, һәрбер гаиләгә татулык-иминлек теләде. 

Бәйрәм намазы тәмам. Барысы да бер-берсен Ураза бәйрәме белән кул кысып тәбрикләделәр, сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бәхет һәм Аллаһы Тәгаләгә тугры хезмәт итүне теләделәр.

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X