Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

Актанышта 9 май - Җиңү Бәйрәме

14 мая 2021, 09:16

3154

0

0

Чара барышындагы театральләштерелгән тамаша сугыш китергән кайгы-хәсрәтне дә, Җиңү шатлыгын да ачык чагылдырды.

Быел Бөек Җиңүнең 76 нче язын каршы алабыз! Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, актанышлыларны һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән район башлыгы Энгель Фәттахов котлады, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. ТР президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикнамәсен актанышлыларга ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин ирештерде.

Бәйрәмнең төп кульминацион ноктасы парад булды. Колонналарга тезелеп Кадет интернат мәктәбе, гимназия, техникум, 1нче, 2 нче мәктәп укучылары, МЧС, полиция хезмәткәрләре узды. Чара барышындагы театральләштерелгән тамаша сугыш китергән кайгы-хәсрәтне дә, Җиңү шатлыгын да ачык чагылдырды. 

Соңыннан тантанада катнашучылар илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбыз истәлегенә Җиңү паркында һәйкәлләргә веноклар, чәчәкләр салдылар.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X