Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

Актанышта театр айлыгына йомгак ясалды

15 марта 2021, 15:06

749

0

0

Йомгаклау чарасында тамашачы хозурына кировлыларның "Җанкисәк" драмасы тәкъдим ителде.

Бүген  Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында театр фестиваленә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.

Актанышта бар кеше дә җырлый, бии дигән сүзләрнең дөреслегенә күптән инандык инде. Хәзер исә моңа Актанышта бар кеше дә артист дип тә өстисе килә. Чөнки февраль – март үткән театр айлыгында аның шулай икәне чын-чынлап күренде. 13март көнне исә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында шушы айлыкка нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.

Йомгаклау чарасында тамашачы хозурына кировлыларның "Җанкисәк" драмасы  тәкъдим ителде.  Халык театры исемен йөртүче коллективлар арасында Киров мәдәният йорты халык театры "Гран-при"га лаек булды. 

Халык театры исемен йөртүче коллективлар арасында 1 урынга Иске Сәфәр халык театры коллективы лаек булды. 2 урында – Иске Кормаш һәм Пучы халык театрлары коллективлары, 3 урында Иске Байсар халык театры коллективы. 4 урында - Иске Богады һәм Зөбәер халык театрырлары. 

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X