Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

Илфат Әнваров истәлегенә көрәш турниры

10 декабря 2020, 13:54

2707

0

0

5 декабрь көнне “Батыр” спорт сараенда Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР Чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә багышланган милли татар-башкорт көрәше буенча район турниры узды.

5 декабрь көнне “Батыр” спорт сараенда Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР Чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә багышланган милли татар-башкорт көрәше буенча район турниры узды.

– Татар милли көрәше онытылмасын иде. Җиңүләргә юл яшьтән үк салына бит. Көрәшчеләребезнең үз-үзенә булган ышанычлары тагы да артып, киләчәктә Актанышыбыздан спорт мастерлары күбрәк чыксын иде, – дип сүз башлады Илфат абыйның улы Тәүфыйк.

Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов яшүсмер көрәшчеләргә уңышлар теләде. Әтиләрен искә алып, ел саен көрәш турниры үткәрүче бертуган Әнвәровларга рәхмәтен җиткерде.

Ә Илфир, Тәүфыйк, Айнур һәм Шәфкать Әнвәровларның алга куелган максатлары бик зур. Турнирны республика дәрәҗәсенә күтәрергә тели алар. Үзләре үк иганәчелек ярдәме күрсәтүче   әлеге игелек ияләре җиңүчеләргә акчалата бүләк, истәлеккә кубок һәм медальләр тапшырды.


22 кг.га кадәрге авырлыкта: IV – Рамазан Әнвәров (Актанышның 1 нче урта мәктәбе), Сәет Шәйхетдинов (Пучы урта мәктәбе), III  – Данияр Гайнанов (Пучы урта мәктәбе), II – Салих Әнвәров (“Тылсым” башлангыч мәктәбе), I урын – Гадел Әнвәров (Актанышның 1 нче урта мәктәбе).

28 кг.га кадәрге авырлыкта: IV – Илнур Исламов (Киров урта мәктәбе), III – Булат Шәймөхәммәтов (Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе), II – Руфил Нургалиев (Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе), I – Гадел Нургатин (гимназия).

32 кг.га кадәр авырлыкта: IV – Ринар Сәйфуллин (Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе), III – Ильяс Шәмсиев (Пучы урта мәктәбе), II – Илфир Хөҗҗәтов (Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе), I – Радмир Хаҗиев (Актанышның 1 нче урта мәктәбе).

36 кг.га кадәр авырлыкта: IV – Камил Кашапов (Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе), III – Илнар Сафиуллин (Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе), II – Илфат Газизов (Актанышның 1 нче урта мәктәбе), I – Муса Әнвәров (Актанышның 1 нче урта мәктәбе).

40 кг. га кадәр авырлыкта: IV – Гадел Исламов (Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе), III – Ислам Мирзаев (Актанышның 1 нче урта мәктәбе), II – Айзат Нургалиев (кадет интернат- мәктәбе).
I – Ринат Садертдинов (Актанышның 2 нче урта мәктәбе).

45 кг. га кадәр авырлыкта: IV – Ренат Дорофеев (Кадет интернат – мәктәбе), III – Искәндәр Басыйров (Актанышның 1 нче урта мәктәбе), II – Алмир Муллаянов (Татар Суксу урта мәктәбе), I – Җәмил Ибраһимов (Зәй районы).

50 кг.га кадәр авырлыкта: IV – Әмир Сираев (Актанышның 1 нче урта мәктәбе), III – Газинур Хәеров (rадет интернат-мәктәбе), II – Рөстәм Шакирҗанов (Актанышның 1 нче урта мәктәбе), I – Ришат Марданов  (Пучы урта мәктәбе).

55 кг. га кадәр авырлыкта: IV – Гомәр Латыйпов (Актанышның 1 нче урта мәктәбе), III – Дамир Рузибаев (Пучы урта мәктәбе), II – Салават Кашапов (Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе), I – Илфат Миңнегалиев (Азнакай районы).

60 кг. га кадәр авырлыкта: IV –  Салават Гыйлемов (Пучы урта мәктәбе), III – Ислам Закиров (Азнакай районы), II – Ренас Фәттахов (Актаныш технологик техникум), I – Вадим Дорофеев (Актаныш).

65 кг. га кадәр авырлыкта: IV – Гадел Газизов (Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе), III – Рафил Корбангалин (Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе), II – Айрат Ситдыйков (Актаныш технологик техникум), I – Заһит Шәйхәрданов (Татар Суксу урта мәктәбе).

75 кг.га кадәр авырлыкта: IV – Данил Магрупов (Актанышның 2 нче урта мәктәбе), III – Данияр Насыйпов ( Татар Суксу урта мәктәбе), II – Ильяс Харрасов (Актанышның 2 нче урта мәктәбе), I – Илназ Шәмсиев (Пучы урта мәктәбе).

Урта мәктәпләр арасында җиңүче командалар: III – Пучы урта мәктәбе, II– Татар Суксу урта мәктәбе, I – Актанышның 1 нче урта мәктәбе. 

9 еллык мәктәпләр арасында җиңүче командалар: III – Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе, II – Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе
I – Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе.
“Иң яшь көрәшче” номинациясендә җиңүчеләр: Искәндәр Нурлыев, Равил Кашапов.
“Иң яхшы ыргытучы” номинациясендә җиңүчеләр: Ислам Гәрәев, Инсаф Гыйлемов.
“Җиңүгә омтылыш” номинациясендә җиңүчеләр: Фирзәр Галимов һәм Вадим Янгиров.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев