Актаныш

Районда җитәкчеләр спартакиадасы узды

899
0
0

Бүген, 13 мартта  районда оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, җирлек башлыклары катнашында зур спартакиада узды. 

Алар Бүләк чаңгы юлында җитезлекләрен сынады. Җитәкчеләр «Лачын» боз-спорт сараенда шорт-трек, «Дулкын» бассейнында йөзү буенча ярышты. Ә бәйгеләрнең иң күңеллесе «Батыр» спорт-сараенда дәвам итте. Биредә җитәкчеләр бадминтон, гер күтәрүдә көч сынаштылар. Спартакиада волейбол уеннары белән тәмамланды. 

Актаныш җитәкчеләре чаңгы, шорт-трек, теннис, бадминтон, гер күтәрү, волейбол, йөзү - барысы җиде төр ярышта катнашты. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: