Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

Такталачык җирлегендә шәхси хуҗалыклар тракторлары техник карау узды

28 апреля 2021, 10:41

1621

0

0

Шәхси тракторларны карау 2 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

26 апрель  көнне шәхси хуҗалыклардагы тракторларга һәм тагылмаларга техник карау  Такталачык җирлегендә башланып китте.

Җирлектә 60лап данә трактор һәм тагылмалар исәпләнеп, шуларның 45 ләбе техник карауга чыккан иде. Район дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов   аларның барысын да энә күзеннән үткәрде. Әлеге мөһим чарага бик җаваплы әзерләнгән кешеләр белән рәттән, бармак аша караучылар да юк түгел. Тик тракторның төзеклеге комиссия әгъзаларына түгел, ә нәкъ менә техника хуҗасына кирәк шул. Чөнки ел әйләнәсе тимер атны аңа иярлисе.

- Шәхси тракторлар саны елдан-ел күбәя. Бүгенге көндә  шәхси милекчелектә 1150 данә трактор булып, узган ел шуларның 70 проценты техник карау узды. Ә 300 ләбе техник карау узмыйча юлларда хәрәкәт итә дигән сүз.  Техник карауга килмәгән тракторны төзек түгел дип исәплим. Карау барышында беренче игътибарны документларга юнәлтсәк тә, руль, тормоз, ут системаларын да ныклап тикшерәбез. Шулай ук янгын сүндерү җайланмасының, аптечканың булуын да карыйбыз. Әле арбаларга игътибарны арттырасы бар. Терлек азыгы әзерләгәндә модага кереп киткән олы арбаларны, исәпкә бастырмаган очракта да ут, тормоз системаларын ныклап карап, көйләп бетергәч кенә юлга чыгуны тәэмин итү зарур, - ди Илдус Хәкимов.

Шәхси тракторларны карау 2 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X