Шәбез авылында  гомер итүче якын кешебез  РАМИЛ ХАРИС улы СӨЛӘЙМАНОВ 26 октябрьдә үзенең 50 яшьлек юбилеен каршылады
Поздравления

Шәбез авылында гомер итүче якын кешебез РАМИЛ ХАРИС улы СӨЛӘЙМАНОВ 26 октябрьдә үзенең 50 яшьлек юбилеен каршылады

Шәбез авылында туып, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче якын кешебез - туганыбыз РАМИЛ ХАРИС улы СӨЛӘЙМАНОВ 26 октябрьдә үзенең 50 яшьлек юбилеен каршылады.
Рамил туганыбыз! Иң беренче итеп сиңа рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Син безнең төп нигезебезне саклаучы булып торасың, әткәй-
инәкәй синең тәрбияңдә яши. Бер дә уфтанмый аларга терәк булуыңа, без кунакка кайтып киткәндә якты йөзең белән каршы алуыңа, хөрмәтләп озатуыңа - барысы-барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа! Ходай биргән гомереңдә сәламәт булып, ару-талу белмичә, дәртең сүрелмичә яшәргә-эшләргә язсын. Барлык кылган яхшылыкларың үзеңә зур изгелекләр булып кайтсын иде. Без сине хөрмәт итәбез һәм яратабыз.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең.
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән.
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр.

Нет комментариев