Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Юбилеегыз белән, хөрмәтле Рәхилә Зиннәтуллина

31 октября 2016, 06:06

444

0

0

Юбилеегыз белән, хөрмәтле Рәхилә  Зиннәтуллина

Хөрмәтле РӘХИЛӘ СӘЛАХ кызы ЗИННӘТУЛЛИНА!
Сине ихлас күңелдән 75 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Тормыш юлыңда бик күп авырлыклар күрсәң дә сынмадың, сыгылмадың. Үзеңнең биш балаң янына әнисез ятим калган өч баланы үз канатың астына алып, җизнәбез белән берлектә бертөрле караш белән тәрбияләп зур тормышка чыгардыгыз. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, һәрвакыт ярдәмчел, кадерледән-кадерле кеше син. Син тирә-юньгә, кояш нурлары кебек, үзеңнең күңел җылыңны таратасың. Һәр кешенең җаен табып, күңелен юатасың.
Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып, Ходай насыйп итеп алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек, тазалык белән, балаларың, оныкларың шатлыгына куанып яшәргә язсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык, белән,
Яшә, Рәхилә апа, дус-туганнар белән бергәләп.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев