Усы авылында яшәүче СИРИНӘ ЮНЫС кызы ШӘМСИЕВАның 21 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее
Поздравления

Усы авылында яшәүче СИРИНӘ ЮНЫС кызы ШӘМСИЕВАның 21 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее

Моннан 50 ел элек Усы авылында Юныс абый һәм Хөмәйрә апа гаиләсендә 4 нче бала булып Сиринә исемле кыз тәүге тапкыр җиһанга аваз сала. Сиринә бүгенге көндә хәләл яры - Мөдәрис белән туган авылында гомер кичерәләр. Хөрмәтле килендәшем, туганыбыз, киленебез Сиринә! Сине күркәм гомер бәйрәмең белән ихлас күнелебездән тәбрик итәбез.
Син бик бәхетле - газиз туган җиреңдә яшисең, туган туфрагыңа басып, күкрәк тутырып саф һавасын сулыйсың, авылдашларыңны, якын-тирәдә яшәүчеләрне дә жыеп, халкыбыз мирасын, гореф-гадәтләрен яңартып төрле бәйрәм чаралары үткәрәсең. Ярдәмчел, кунакчыл булуың белән туган-кардәшләр арасын якынайтасың.
Сиринә, тормыш - көрәш икәнен аңлыйсың, сынауларны үтеп, киләчәктә гел сөенеп кенә яшәргә язсын. Һәрвакыт шулай саф күңелле, якты йөзле булып кал, якын кешебез. Йортыгызга иминлек, күңелегезгә тынычлык телибез.

Нет комментариев