Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Ямалы авылында яшәүче яраткан җизнәбез ИНСАФ абый СОЛТАНОВның 10 гыйнвар көнне зур юбилее – 75 яше

13 января 2017, 12:40

403

0

0

Татар Ямалы авылында яшәүче яраткан җизнәбез ИНСАФ абый СОЛТАНОВның 10 гыйнвар көнне зур юбилее – 75 яше

Инсаф абый! Сине бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Һәр гамәлеңне кешеләргә игелек эшләүгә багышлаган, тормыш юлыңда намуслы хезмәт куеп, һәрвакыт балаларыңның, кияү-киленнәреңнең, оныкларыңның олы хөрмәтен яулаган кеше син.
Кешелекле, игътибарлы, ярдәмчел, тыйнак кеше буларак, без сиңа зур ихтирам, хөрмәт һәм соклану хисләре белән карыйбыз.
Сез 50 ел бергә Розалия апа белән тату гомер кичереп, үзегез парлап җырлый торган "Ике аккош" җырындагыча пар аккошлардай яшисез.
Инсаф абый! Киләчәк көннәрегез матур, кояш кебек якты булсын, сау-сәламәт булып, барыбызга да терәк һәм кирәк булып тигез яшәгез. Һәрвакытта да ачык йөз күрсәтеп, туган җанлы булганыгыз өчен без сезгә чиксез рәхмәтле.
Кайда гына булсаң да син,
Кыласың гел игелек.
Күңелеңдә тамыр җәйгән
Иман белән изгелек.
Гомер үрләренә синең кебек
Армый атлаучылар бик сирәк.
Яшәү дәртең генә сүрелмәсен,
Барыбызга да син бик кирәк.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев