Пучы авылында гомер итүче улыбызга 50 яшь тулды
Поздравления

Пучы авылында гомер итүче улыбызга 50 яшь тулды

Бикчәнтәй авылында туып, хәзерге көндә Пучы авылында киленебез Гөлшат, оныгыбыз Гүзәл белән тату гомер итүче улыбыз ӘНИС МӘХТҮМ улы ШӘРИПОВның 5 февральдә гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.
Кадерле улыбыз! Сине юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа саулык-сәламәтлек, тигез тормыш, бәхет-шатлык, безгә һәрчак терәк булып, туганнарыңа кирәк булып, матур, бай тормышта яшәвеңне телибез.

Нет комментариев