Актаныш ветеринария берләшмәсендә  эшләүче ФӘЙЗЕЛГАЯН НУРГАЛИ улы НӘБИЕВкә 60 яшь тулды
Поздравления

Актаныш ветеринария берләшмәсендә эшләүче ФӘЙЗЕЛГАЯН НУРГАЛИ улы НӘБИЕВкә 60 яшь тулды

Актаныш ветеринария берләшмәсендә ветеринария табибы булып эшләүче ФӘЙЗЕЛГАЯН НУРГАЛИ улы НӘБИЕВкә 7 февральдә 60 яшь тулды.
Хөрмәтле юбилярыбыз! Сезне юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
60 яшь - озын гомер юлы,
Аны узу - үзе зур бәхет.
Тырыш хезмәт, изге эшләр белән
Бизәдегез аны һәрвакыт.
Күңелегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен Сезгә
Сәламәтлек, бәхет-шатлыклар.

Нет комментариев