Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Актанышта яшәүче кадерле кешебез ШӘЙХЕНУР ТИМЕРБАЙ улы ШӘЕХОВның 60 яшьлек юбилее

26 февраля 2017, 08:29

452

0

0

 Актанышта яшәүче кадерле кешебез ШӘЙХЕНУР ТИМЕРБАЙ улы ШӘЕХОВның 60 яшьлек юбилее

Шәрип авылында туып, хәзерге көндә Актанышта яшәүче кадерле кешебез ШӘЙХЕНУР ТИМЕРБАЙ улы ШӘЕХОВның 26 февральдә 60 яшьлек юбилее.
Киң күңеленә дөньяның барлык асыл сыйфатларын сыйдырган ачык йөзле, ярдәмчел, көчле рухлы бик тә якын кешебезне туган көне белән котлыйбыз! Син хезмәт сөючән, гадел һәм тырыш. Салкын кыш аенда туган булсаң да, бик нечкә күңелле, кешелекле, һәммәбезнең борчу-шатлыкларын үз йөрәгең аша үткәреп, гаиләбезнең кайгыртучан, ышанычлы ныклы терәге булганың өчен зур рәхмәт сиңа! Без синең төпле киңәшләреңнән, күңел җылылыгыңнан тормыш авырлыкларын җиңәрлек көч, ышаныч һәм яшәү дәрте алып яшибез.
Кадерлебез! Туар таңнарың якты, сәламәтлегең ныклы, күңелең һәрвакыт көр булсын! Киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп, балаларыбызның игелекләрен күреп, уңышларына сөенеп, оныкларыбызның шат тавышына күмелеп, бер-беребезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, гомер көзләрен дә, кышларын да тигезлектә, сәламәт булып каршылыйк.
Сайламадың юлның такырларын,
Елга агымына йөзмәдең.
Авырлыклар сине куркытмады,
Үз юлыңны үзең бизәдең.
Яхшы ата да син, яхшы ир дә,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Тормыш гөленә парлап сулар сиптек,
Чәчәк аткач йөрдек куанып.
Яшәү язсын бала-оныкларның
Шатлыкларын күреп, юанып.
Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын
Безнең тату, бердәм ояга.
Пар канатлы булып тигез яшик,
Бәхет-шатлык татып дөньяда.
Юбиляр хакында моннан укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев