Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кыркаентүбә авылында яшәүче кадерлебез ӘНИС ГАЛИ улы ХАҖИЕВның туган көне

07 марта 2017, 14:01

441

0

0

Кыркаентүбә авылында яшәүче кадерлебез ӘНИС ГАЛИ улы ХАҖИЕВның  туган көне

Кыркаентүбә авылында яшәүче кадерлебез ӘНИС ГАЛИ улы ХАҖИЕВның 3 мартта туган көне.
Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың. Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, әтиебез урынына калган энебез буларак, беренче ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен, киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Гаилә учагың элеккечә нурга чумсын, киленебез Гөлфинә белән берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, аларның тәүфыйклылыгына, оныгыгызның бәхетенә куанып, кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.
Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылган эшең - бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Юлларыңда киртә очраса да,
Тирән упкыннарга юлыкма.
Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек
Якыннарың барын онытма.
Туган көнең - юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев