Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Актанышта яшәүче кадерле кешебез РӨСТӘМ ӘХТӘМ улы ӘМИНОВның 10 мартта гомер бәйрәме

10 марта 2017, 09:42

435

0

0

Актанышта яшәүче кадерле кешебез РӨСТӘМ ӘХТӘМ улы ӘМИНОВның  10 мартта гомер бәйрәме

Чирү авылында туып, хәзерге көндә Актанышта яшәүче кадерле кешебез РӨСТӘМ ӘХТӘМ улы ӘМИНОВның 10 мартта гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.
Киң күңеленә дөньяның барлык асыл сыйфатларын сыйдырган ачык йөзле, ярдәмчел, көчле рухлы бик тә якын кешебезне туган көне белән котлыйбыз. Нечкә күңелле, кешелекле, һәммәбезнең борчу-шатлыкларын үз йөрәгең аша үткәреп, гаиләбезнең кайгыртучан, ышанычлы ныклы терәге булганың өчен зур рәхмәт сиңа. Без синең төпле киңәшләреңнән, күңел җылылыгыңнан тормыш авырлыкларын җиңәрлек көч, ышаныч һәм яшәү дәрте алып яшибез.
Кадерле туганыбыз! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз, һәр туар таң сиңа шатлык-куанычлар гына китерсен, гомер юлларың озын булсын. Сәламәт булып, Альбина белән тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын. Балаларыгызның уңышларына сөенеп, кадерле әти, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле гомер кичерүегезне теләп калабыз.
Туган көнең - юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев