Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Югары Гәрәй авылында яшәүче АЛФАС ТАҖЕТДИН улы НУРИЕВның 70 яшьлек күркәм юбилее

13 марта 2017, 09:17

455

0

0

Югары Гәрәй авылында яшәүче  АЛФАС ТАҖЕТДИН улы НУРИЕВның 70 яшьлек күркәм юбилее

Югары Гәрәй авылында яшәүче АЛФАС ТАҖЕТДИН улы НУРИЕВның 12 мартта 70 яшьлек күркәм юбилее.
Кадерле әтиебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык телибез. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, һәр яктан үрнәк булдың. Без - балаларыңны әни белән җил-яңгыр тидерми, тигез канат астында үстердегез, кеше иттегез. Зур рәхмәт. Алдагы гомер юлларыңны сау-сәламәт булып, туганнарың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, әтиебез. Безгә бик кирәк булып, әнигә терәк булып бик күп еллар яшәргә язсын.
Әни белән бергә гел янәшә,
Иңне-иңгә куеп гел бергә,
Сау-сәламәт булып исәнлектә,
Яшәсәгез иде гомергә.
Чын күңелдән, олы хөрмәт белән,
Әти, диеп сиңа дәшәбез.
Бер кайгысыз, мул тормышта,
Әни белән бергә яшәгез.
Имән кебек нык рухлы син,
Давыл көче яши җаныңда.
Без бәхетле, әти, син булганга,
"Балам" диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа,
Бүген, 70 яшең тулганда.
Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев