Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Чалманарат авылыннан Хафизә Хатыйп кызы Җамалетдинованың 22 март көнне туган көне

22 марта 2017, 08:18

468

0

0

Чалманарат авылыннан Хафизә Хатыйп кызы Җамалетдинованың 22 март көнне туган көне

Безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әниебез -Чалманарат авылыннан Хафизә Хатыйп кызы Җамалетдинованың 22 март көнне туган көне, матур юбилее - аңа 60 яшь тула.
Дистәләрне дистәләргә кушып, гомер йомгакларын сүтсә дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши белә ул. Гомер буе хуҗалыкта икътисадчы булып хезмәт куйды, авылдашларның хөрмәтендә, туган-тумача, күрше-күләннең һәркайсы белән уртак тел табып, дус-тату яшәде. Әтиебез Фәслах белән 40 елга якын матур тигез гомер кичерәләр. Без өч балаларына тормыш бүләк итеп, канат куеп, тормыш киңлегенә очырган көннәренә дә байтак инде. Бүген һәммәбез гаиләле, һәркайсыбыз үзе әти, әни. Тормышның кадерен белергә, туганлыкларны изге күреп сакларга, матур итеп, үрнәк булырлык итеп яшәргә өйрәтеп үстергәнегез өчен; биргән киңәшләрең, һәрчак безгә ярдәмгә ашкынып торуың өчен бик зур рәхмәт сиңа, әниебез!
Әниебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Безнең игелекләребезне күреп, сөенеп-шатланып кына яшә. Без сине бик яратабыз!
Дистәләрне кушып дистәләргә
Син үтәсең гомер йомгагын.
Һәркем өчен маяк булыр иде,
Әнкәй, синең үткән юлларың.
Рәхмәт сиңа, гомер буе безне
Сакладың син хата-ялгыштан.
Синең өчен ныклы саулык, бәхет
Сорыйбыз без бүген язмыштан.
Котлау-теләкләргә әтиебез һәм кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев