Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Әлем авылында гомер итүче ФӘНИЯ РАВИЛ кызы САДРЫЕВА гомер бәйрәмен каршы алды

27 марта 2017, 08:00

430

0

0

Яңа Әлем авылында гомер итүче ФӘНИЯ РАВИЛ кызы САДРЫЕВА  гомер бәйрәмен  каршы алды

Кукмара районы Олыяз авылында туып, бүгенге көндә Яңа Әлем авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез ФӘНИЯ РАВИЛ кызы САДРЫЕВА 22 мартта гомер бәйрәмен - 55 яшьлек юбилеен каршы алды.
Кадерле гомер юлдашым, сөекле әниебез! Менә 31 ел, иңне-иңгә куеп, тату гомер кичерәбез. Син - булдыклы, гаилә учагын саклаучы хатын, кайгыртучан әни. Без сине туганнарыбызга, дусларыңа мәхәббәтеңне бирүең өчен, өлкәннәргә мәрхәмәтлелегең, чын үрнәк әни булуың өчен яратабыз. Бәйрәмең котлы, бәхетең һәрчак түгәрәк булсын. Ныклы сәламәтлек, тигез гаилә тормышы, бәрәкәтле озын гомер телибез сиңа. Безнең янәшәдә, бүгенгедәй бәхетле булып, шатлыкларыбызга сөенеп, киңәшләрең белән ярдәм итеп, озын-озак еллар яшә! Зәңгәр күзләреңнең нуры, йөрәк җылың әйләнә-тирәңдәге һәркемгә көч биреп торсын, киләчәгең аяз һәм кояшлы булсын.
Балаларың җыелган чакларда
Сөенечтән таша хисләрең.
Назлы сүзең җитә һәммәбезгә,
Кояш сыман балкый йөзләрең.
Изге теләкләрең саклый безне,
Инсафлыбыз синең теләктән.
Авырмыйча, әни, озак яшә,
Саулык телибез чын йөрәктән.
Рәхмәт сиңа, йөрәк җылың белән
Кабызганга бәхет кояшын.
Күңел тынычлыгы, ныклы саулык
Булсын, әниебез, юлдашың!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев