Теләкәй авылында туып, хәзерге көндә Актанышта яшәүче кадерле кешебез ФИЛҮС НУРЛЫГАЯН улы МОКЫЙМОВның 30 мартта 50 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, ак бәхетләр, кайгы-хәсрәтсез имин тормыш телибез. Безгә һәрчак терәк булып, туганнарга кирәк булып, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тигезлектә, бергә-бергә шатланып яшәргә язсын.
Иртә таңда чыккан кояш
Көн дә сиңа бәхет китерсен.
Матур булсын синең тормыш юлың,
Кайгы җиле бер дә төшмәсен.
Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән,
Барыбыз да бергә кушылып.
Нет комментариев