Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Чалманарат авылында яшәүче әниебез ДИЛҮСӘ МӘХИЯН кызы ГАЯЗОВАның 14 апрель көнне иң матур бәйрәме – 55 яшьлек юбилее.

14 апреля 2017, 05:07

457

0

0

Чалманарат авылында яшәүче әниебез ДИЛҮСӘ МӘХИЯН кызы ГАЯЗОВАның 14 апрель көнне иң матур бәйрәме – 55 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Син безгә, ике балаңа, гомер биреп, назлап, сөеп, киңәшләреңне биреп тормыш юлына аяк бастырдың. Сиңа әтиебез Фәнис белән тигезлектә, җан тынычлыгы белән, сәламәт булып, бәхет-шатлыкта яшәргә язсын. Авырлыкларга бирешми, һаман шулай көчле рухлы, изге күңелле булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, туганнарыңа кирәкле, кадерле булуыңны тоеп яшә.
Син булганга без бәхетле,
Нигезебез нурлы, сөйкемле.
Адашканда һәрчак юл күрсәтеп,
Яктыртучы йолдыз шикелле.
Авырлыклар килсә бу тормышта,
Киңәш сорап, сиңа киләбез.
Синнән күргән изгелекләр өчен
Рәхмәт әйтеп башны иябез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев