Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов райондашларны Россия флагы көне белән котлады

22 августа 2022, 10:59

1052

0

0

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов райондашларны Россия флагы көне белән котлады

Хөрмәтле Актаныш районы халкы!

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне белән ихластан котлыйм!

Бу бәйрәм безнең үткәнебез, бүгенгесе һәм киләчәге арасында бәйләүче җеп булып тора. Россия триколоры беренче тапкыр өч йөз елдан артык элек, Петр I нең үзгәртеп корулары һәм җиңүләр чорында державалы статуска ия булган.

Безнең флаг Ватанның куәтен һәм бөеклеген гәүдәләндерә, буыннар дәвамчанлыгын символлаштыра, патриотик рухны ныгыта, Россиянең көчен һәм бәйсезлеген саклап калырга омтылуда гражданнарны берләштерә.

Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм яраткан Россияебез хакына башкарыла торган эшләрегездә уңышлар телим!

Ихтирам белән, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе
Л. Р. Зарипов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев