Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бриллиант туйның нигезендә - ак майда биргән вәгъдә

11 мая 2018, 08:20

812

0

1

Бриллиант туйның нигезендә - ак майда биргән вәгъдә

Парлы гомер көзләрен Мәсәде авылында каршылаучы кадерле әти-әниебез Әлфия һәм Фаис Зариповлар май аенда бергә тормыш коруларының бриллиант юбилеен билгеләп үтә. 60 ел элек ак майларда бер-берсенә биргән ак вәгъдәләре бүген дә сафлыгын югалтмаган аларның, бәлки, киресенчә, еллар аша сыналып ныгыган гына. 


Минзәлә районы Яту авылы егете Фаис Шәйгәрдән улы гомерлек юлдашы итеп сайлаячак Әлфия Муллагали кызын Пучы авылында очрата, ул чорда әтиебезнең “Агыйдел” нефть кудыру станциясендә хезмәт юлын башлаган яшь инженер чагы, әниебезнең исә иң изге һөнәр ияләренең берсе – акушер булып эшләгән еллары. Ике йөрәк бер булып тибә башлау өчен ул вакытта аларда нибары яшьлек кайнарлыгы һәм бер-берсенә карата мәхәббәт кенә булган. Ә ир белән хатын арасында булырга тиешле чиксез ихтирам, зур хөрмәт, ныклы ышаныч, какшамас сабырлык, ихлас яратуга еллар аша ирешкән алар. Әти-әниебез хезмәт баскычыннан да бергә күтәрелгәннәр, тормышның авыр сынауларын да кулга-кул тотынышып җиңеп чыкканнар. 


Әти-әниебезнең Пучы авылында сүтелә башлаган парлы гомер йомгагы аларны Мәсәде авылына алып килгән. Инде шактый еллар алар биредә төпләнеп, үз кеше булып, авылдашларның кадер-хөрмәтен тоеп гомер кичерә. Әниебезгә авылдашлар гына түгел, күрше-тирәләр дә, зурлап, Әлфия абыстай, дип дәшә. Ул озак еллар балаларга мәчеттә дин сабаклары өйрәтте – әлеге изге гамәленең әҗер-саваплары үзенә меңе белән кайтсын. 


Безгә, 4 балага, якты дөньяга килү, кадерлеләребезнең пар канаты астында кайгы белми яшәү бәхете бүләк итүчеләр алар. Бүген, ни кызганыч, бәгырь җимешләренең берсе, бердәнбер ир балалары безнең арада юк. Аның вафатына 40 ел вакыт үтсә дә, артык кыска гомерле итеп яратылган туганыбызны ак яулыклы әниебез догаларыннан калдырмый. 


60 ел элек бөреләнгән мәхәббәт менә ничә еллар инде татлы җимешләрен бирә: балалар, дип типкән йөрәк бүген онык-оныкчыклар куанычына сөенеп яши, кадерлеләребезнең һәр туар таңы безгә бәрәкәтле имин тормыш теләүдән башлана. Үзебезнең чәчләргә чал йөгерсә дә, без сез булганга сөенеп яшибез, тормышыбыз түгәрәк булсын өчен безгә сезнең җылы кочагыгыз, төпле киңәшегез, чиксез мәхәббәтегез кирәк. Алдагы гомерегезне тормыш авырлыкларына бирешмичә, иман ныклыгы, тән сихәте белән, парлы булып үтәргә язсын сезгә. Безгә сезле язлар, сезле таңнар бик кадерле! 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев