Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Газиз кешебез, кадерле әтиебез, хөрмәтле кодабыз, якын туганыбыз Шагалиев Расим Фатих улын юбилее белән котлыйбыз!

13 августа 2022, 08:30

1379

0

1

Газиз кешебез, кадерле әтиебез, хөрмәтле кодабыз, якын туганыбыз Шагалиев Расим Фатих улын юбилее белән котлыйбыз!

               Газиз кешебез, кадерле әтиебез, хөрмәтле кодабыз, якын туганыбыз Шагалиев Расим Фатиховичның 13 августта 70 яшьлек юбилее.


               Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз.
Яратканыбыз, синең кебек сабыр, бала җанлы, миһербанлы, кешелекле, тугры, намуслы, кешеләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.


 

               Алдагы хәерле парлы гомер елларыңда әниебез белән күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның, укыткан укучыларыңның шәфкатьлелегенә, мәрхәмәтлегенә, игътибарына, ихтирамына төренеп яшәргә насыйп итсен Аллаһ! Амин!

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!


Шуңа Сине бар да яраталар,
Киңәшләрең тота бик теләләп.
Сәламәтлек, шатлык, муллык белән
Яшик әле, әткәй, бергәләп!


Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез!!!

 

Иң изге теләкләр белән әниебез Рамилә, балаларың Гөлназ, Инзилә-Азат, оныкларның Дамилә, Айназ, Самина, Самира, Арслан, кода-кодагый, туганнар.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев