Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ленар ЗАРИПОВ районыбыз өлкәннәрен бәйрәм белән котлый

01 октября 2022, 07:00

602

0

0

Ленар ЗАРИПОВ районыбыз өлкәннәрен бәйрәм белән котлый

 

Районыбызның ветераннар оешмасына республикада иң беренчеләрдән булып нигез салына.

Менә 35 ел дәвамында ул – Татарстан  ветераннар иҗтимагый оешмалары арасында лидерларның берсе.

Хөрмәтле  ветераннарыбыз! Сез үзегезнең олуг тормыш юлыгыз, Туган илне яратуыгыз, аңа тугрылыклы булуыгыз, тиңдәшсез батырлык, чыдамлык, тынгы белмәс активлык  үрнәкләре белән безгә олы үрнәк күрсәтәсез. Районыбызның үсешендә, иминлегендә бәяләп бетермәслек тырышлык, фидакарь хезмәтегезне барлап, сезнең һәркайсыгызга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез.

Бүгенге көндә дә ветераннар оешмаларында актив тормыш белән яшисез, яшь буынны  тәрбияләүдә зур өлеш кертәсез. Сез нигез салган башлангычларны, матур традицияләрне, гореф-гадәтләребезне үзегездән соңгы яшь буын да лаеклы дәвам итәр.

Сезнең һәммәгезне ветераннар оешмасының 35 еллык  юбилее белән тәбрикләп, ихлас  теләкләремне ирештерәм: безнең арада үзегезне бәхетле тоеп, әле озын-озак гомер итәргә, сәламәт  булырга, күтәренке кәефтә, һәр көннән тәм һәм ямь табып яшәргә язсын. Тормыш дәртегез, күңел күтәренкелеге сүнмәсен, сүрелмәсен.

Киләчәктә дә әнә шулай бердәм булып, ветераннар оешмасының һәм районның иҗтимагый эшчәнлегендә актив  кайнарга, тагын да зуррак
уңышлар яуларга язсын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев