Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

“Нур” хуҗалыгы баш икътисадчысы Наилә Шәрипованың 21 апрельдә олуг юбилее, хөрмәтле хезмәттәшебезгә 55 яшь тула! Юбилеегыз котлы булсын!

21 апреля 2022, 05:26

4384

0

2

“Нур” хуҗалыгы баш икътисадчысы Наилә Шәрипованың 21 апрельдә олуг юбилее, хөрмәтле хезмәттәшебезгә 55 яшь тула! Юбилеегыз котлы булсын!

Бар гомерен туган ягына, хуҗалыкның хисап-икътисад өлкәсенә  багышлаган Наиләнең хезмәт юлы мактауга лаек.

Наилә Мерәс авылында авылның хөрмәтле колхозчылары Нәвис белән Кифая гаиләсендә 5 балалы гаиләдә туып үсә. Урта мәктәпне Теләкәй авылына йөреп укый кыз. Мәктәп елларындагы активлыгы, гел яхшы билгеләргә генә укуы аның алдагы тормыш юлын билгели. Сыйныфташлары белән унынчыны тәмамлаганнан соң 1 ел хуҗалыкта эшкә калган Наиләне “Таулар” хуҗалыгы Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы институтына юллама белән стипендиант итеп укырга җибәрә. 5 ел дигәндә, югары белем турындагы дипломын алган кыз туган ягына эшкә кайта. Шул көннән башлап Наилә Нәвис кызы 33 ел буена баш икътисадчы вазыйфасын намус белән башкарды. Бу чорда хуҗалыкның исеме дә үзгәрде, җитәкчеләр дә бер-бер артлы алышынды, әмма Наилә ханым үз һөнәренә тугры калып алга атлый. Хуҗалык хезмәтчәннәренең һәрберсе аңа үз туганыдай якын, кадерле. Иртә таңнан фермага йөгергән савымчылар, терлекчеләр, кар эреп бетүгә басу-кырларга ашыккан механизатор-шоферлар, башка хезмәтчәннәрнең эшләгәне бушка китмәсен, лаеклы бәя алсын өчен саннар дөньясында кайный. “Нур” хуҗалыгының бүгенге уңышларында Наилә Шәрипованың һичшиксез саллы өлеше бар.

  • “Нур” хуҗалыгын җитәкләгән рәисләребез Дәниф һәм Рәшит Харисовлар белән бик килешеп, матур итеп эшләдек. Киңәшле эш таркалмас, диләр. Җитәкче бер, белгечләр икенче якка тартса, хезмәтчәннәр бөтенләй башка юнәлешне каерса, хуҗалыкның икътисады бүгенгедәй тотрыклы булыр идеме икән? Бердәмлектә көч. Мин шундый бердәм коллективта эшләвем белән бәхетлемен, ди  юбиляр.

Наилә ханым гаиләдә дә хатын-кыз бәхетенә лаек булган мөхтәрәм зат. Ире Дилүс белән бик тату гомер кичереп, өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Дилүснең әнисе Дүсә апа улы белән килене гаиләсендә тәрбиядә гомер кичерә, әле Наилә бу гаиләгә килен булып төшкәндә Дүсә апаның да әнисе исән иде. Балаларны бергәләп аякка бастырдылар. Хәзер инде кызларның зур тормыш юлыннан матур атлап барган көннәре.

Хөрмәтле хезмәттәшебез Наилә Нәвис кызы!

Сезне туган көнегез, олуг юбилеегыз- 55 яшегез белән котлыйбыз! Саулык- олы бәхетнең нигезе. Сәламәтлек белән алдагы гомер юлларыгызны тигезлектә үтәргә язсын. Ирегез Дилүс белән кызларыгызның бары игелекләрен генә күрегез, аларны башлы-күзле итеп, дәү әти-дәү әни бәхетләрен дә татыгыз. Бергәләп, матур итеп тагы да озак еллар эшләргә язсын безгә!

Хезмәткәрләр күңелендә сиңа,

Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре;

Гомереңнең зая узмаганын

Әйтеп тора матур эшләрең.

Туар һәркөн ишеттерсен сиңа

Яхшы хәбәрләр генә.

Яныңда булсын һәрвакыт

Үзең кебекләр генә.

Эшкә мәхәббәтең сокландыра,

Тырыш, максатчаң үзең.

Ял итәргә дә онытма,

Бер дә сулмасын йөзең.

Гаилә бәхетенә куанып,

Тату яшәргә язсын.

Теләгең мөмкинлек белән

Бергә үрелеп барсын!

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев