Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар ЗАРИПОВ райондашларны физкультурачылар көне белән котлады

13 августа 2022, 07:24

983

0

1

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар ЗАРИПОВ райондашларны физкультурачылар көне белән котлады

 

 

13 август – Физкультурачылар көне

 

               Мөхтәрәм физкультурачылар! Бу көн – һөнәри спортчыларның гына түгел, ә физкультура һәм спортны яраткан һәркемнең бәйрәме.

              Спорт белән шөгыльләнү – үз сәламәтлегең өчен көрәшү дә тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым. Аны яшенә, кеременә карамастан, һәркем ясый ала.

Физкультурачылар көне – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга йогынты ясаучы чараларның берсе. Бәйге-ярышларның төп максаты да – катнашучыларны күбрәк тарту.

Районда спортны үстерү өлкәсендә зур эшләр башкарыла. Үсеп килүче буын физкультура һәм спорт белән шөгыльләнсен өчен барлык шартлар да диярлек тудырылган. Республика һәм Россия күләмендә, дөнья дәрәҗәсендә ирешкән
уңышларына сөенәбез. Алар – безнең горурлык.

Физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш кертүчеләрне, спорт ветераннарын физкультурачылар көне белән чын күңелдән котлыйм, сәламәтлек, бәхет телим.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев