Актаныш районында сәламәтлек саклауда яңа чор: заманча кабул итү-диагностика бүлеге ишекләрен ачты
Заманча кабул итү-диагностика бүлеге ачылу белән Актаныш районында сәламәтлек саклауның яңа этабы башланды. Россия Федерациясендәге «Сәламәтлек саклау» милли проектының һәм «Демография» федераль проектының стратегик юнәлешләрен гамәлгә ашыру кысаларында Актаныш районында «Актаныш үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең принципиаль яңа кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше тәмамланды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсе буенча төзелгән әлеге әһәмиятле социаль объект районда яшәүче 26 меңнән артык кешегә медицина ярдәменең сыйфатын һәм аннан файдалана алу мөмкинлеген тамырдан яхшыртырга тиеш.
Тарихы 1949 елдан алып башланган «Актаныш үзәк район хастаханәсе» озак еллар 1974 елда төзелгән бинада эшчәнлек алып барды. Гамәлдәге кабул итү бүлеге күптән инде заманча санитар-эпидемиологик нормативларга һәм халыкның ихтыяҗларына җавап бирми иде: мәйданы 60 кв.м тирәсе генә кечкенә бүлмәгә урнашканга, биредә күңелсез, шыксыз, авыруның гына түгел, биредә эшләүче медицина хезмәткәрләренең кәфенә начар йогынты ясаучы мохит, пациентларны кабул итү һәм персонал эше өчен махсус кабинетлар булмау шактый кыенлыклар тудырды.

Конструкцияләрнең бик нык тузганлыгын һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен тиешле шартлар тудыру кирәклеген исәпкә алып, 2025 елда яңа, аерым бина төзү турында карар кабул ителде.
Яңа корпус төзелеше проектының заказчысы — «Татарстан Республикасының Баш инвестицион төзелеш идарәсе» ДКУ, генераль подрядчысы — «Татлизинг» ТР ДУП, ә подрядчы оешма итеп «Газстройсервис» ҖЧҖ билгеләнде. Нибары биш ай эчендә, 2025 елның мартыннан августына кадәр, Актаныш үзәк хастаханәсенең ишек алдында 1000 квадрат метр (997,38 кв.м) мәйданлы бер катлы заманча кабул итү-диагностика бүлеге бинасы төзелде. Төзелеш тулысынча, төгәлрәк суммасы 297 млн сумга якын Татарстан Республикасы бюджетыннан финансланды.

Кабул итү-диагностика бүлегенең ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашып әлеге социаль объектның мөһимлеген тагы да ассызыклады:
Кешенең исәнлеге – иң кадерле байлык. Татарстан Республикасы көне алдыннан республиканың район үзәк хастаханәләренә яңа санитар автомобильләр тапшырдык. Бүген Актанышта кабул итү-диагностика бүлеге ачыла. Барысы да халыкның тормыш сыйфаты яхшырсын өчен эшләнә.
Тормыш сыйфаты дигән әйбер бар. Кешенең исәнлеге-иң кадерлесе. Республикада эшләүче әнә шул зур программалар барысы да республикада яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын булдыруга юнәлтелә.
Шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да зур төзелеш эшләре алып барабыз. Шуның ачык мисалы буларак, Актанышта да уңай үзгәрешләр күп. Бүген җитәкчеләр белән сөйләштек, бик матур урып-җыю эшләрен алып барасыз. Көннәр генә без уйлаганча түгел, яңгыр ява.
Менә шушы бинаны төзегән төзүчеләргә зур рәхмәт. Сезгә матур итеп эшләргә насыйп булсын!- диде Рөстәм Нургалиевич табибларга, шәфкать туташларына, башка персоналга мөрәҗәгать итеп.

Яңа кабул итү- диагностика бүлеген төзү- яңа бинаны эксплуатацияләү генә түгел, бу киләчәк буыннарның сәламәтлегенә һәм иминлегенә инвестицияләр һәм бөтен районның социаль инфраструктурасын үстерүдә мөһим адым.
Монолит-кирпеч технологиясе буенча төзелгән бер катлы яңа капиталь бина ел саен 11 700 пациентка хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән, алдагы еллардагы статистиканы карасак, 5400 кеше бүлеккә үзе мөрәҗәгать иткән, 6300 кеше «Ашыгыч медицина ярдәме» бригадалары тарафыннан хастаханәгә китерелгән.

Көн саен биредә ашыгыч патологияле 35 кеше ярдәм алачак. Бүлекчә 20 югары квалификацияле белгечтән торган штат белән комплектланган.
Бүлекне заманча диагностика һәм дәвалау җиһазлары белән тәэмин итү проектның өстенлекле юнәлеше, бу заманча стандартларга туры китереп медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә. Яңа җиһазлар исемлегендә цифрлы рентген аппараты; стационар һәм мобиль УЗИ аппаратлары; үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты; дефибриллятор-монитор; лапароскопия, видеогастродуоденоскопия һәм видеоколоноскопия өчен эндоскопик система; заманча экспресс-лаборатория (автоматик биохимик, гематологик, иммунохимик анализаторлар, бәвел анализаторы); ЭКГ аппараты һәм башка бик күп җиһазлар.
Актаныш үзәк район хастаханәсенең яңа кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше авыл районнарында тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән сәламәтлек саклау өлкәсендә нәтиҗәле дәүләт сәясәтенең ачык мисалы булып тора.
Әлеге проект иске инфраструктура проблемаларын хәл итеп кенә калмыйча, Актаныш районында медицина хезмәтен сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрә. Район халкына уңайлы һәм куркынычсыз шартларда вакытында, югары квалификацияле һәм технологик медицина ярдәме алу гарантияләнгән мөмкинлек бирелде, бу, һичшиксез, демографик күрсәткечләрне яхшыртуга һәм халыкның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәчәк.
Безнең район өчен яңа кабул итү-диагностика бүлеге ачылу – күп еллар көтеп алынган тарихи вакыйга. 60 квадрат метр мәйданлы элеккеге бина физик һәм мораль яктан искергән: ул бернинди заманча санитария нормаларына җавап бирми, чиратлар барлыкка килә һәм эшне нәтиҗәле башкарырга, һәм төп принципны – пациентның уңайлылыгын һәм иминлеген сакларга мөмкинлек бирми иде.
Хәзер без яңа биналы гына булмыйча, вак-төягенә кадәр уйланылган, иң соңгы техника белән җиһазландырылган заманча медицина комплексына баедык. Монда барысы да бар: йогышлы авыруларны кабул итү өчен аерым фильтр-бокстан алып үз экспресс-лабораториясенә кадәр, бу ашыгыч хәлләрдә райондашларыбызның гомерләрен саклап калу өчен бик мөһим.
Барлык коллектив һәм пациентлар исеменнән Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, ә төзүчеләребезгә әлеге катлаулы проектны кыска вакыт эчендә тормышка ашырганнары өчен зур рәхмәт белдерәм, – диде Актаныш үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев.
«Газстройсервис» ҖЧҖ подряд оешмасы җитәкчесе Равил Ярмиев өчен дә әлеге объектны сафка бастыру олы җаваплылык булган:
Безнең компания өчен мондый социаль әһәмияткә ия объект төзү – беренче чиратта, җаваплылык, икенче яктан зур дәрәҗә. Без бина гына төзеп калмыйча, меңләгән кешенең тормышы һәм сәламәтлеге бәйле булган заманча ярдәм үзәген булдыруыбызны аңлап эшләдек. Безнең өчен төп бурыч срокларны төгәл үтәү генә түгел, ә эшләрнең сыйфаты, медицина төзелешенең барлык проект спецификацияләренә һәм заманча стандартларына туры килү иде.
Кыска вакыт эчендә барлык эшләр тулы күләмдә башкарылды: монолит-кирпеч бинаны төзүдән алып катлаулы медицина җиһазлары өчен кирәкле барлык эчке инженерлык системаларын үткәрүгә кадәр төгәл эшләдек. Без республика өчен мөһим булган бу проектта катнашуыбыз һәм Актаныш районының сәламәтлек саклау системасын ныгытуга үз өлешебезне кертүебез белән горурланабыз. Яңа бүлек кешеләргә медицина ярдәме алуда хезмәт итәр, пациентлар, медицина персоналы уңайлы шартлардан канәгать калыр,- ди Равил Илдус улы.
Уңайлылык һәм куркынычсызлык
Яңа кабул итү-диагностика бүлеге проектында планлы һәм ашыгыч авырулар агымының кисешүен булдырмый торган төгәл функциональ зоналар каралган. Пациентларга уңайлы булу һәм персоналның нәтиҗәле эшләве өчен барлык шартлар да тудырылган:

- Пациентлар өчен: иркен вестибюль, регистратура, планлы һәм ашыгыч авырулар өчен күзәтү кабинетлары, шокка каршы палата, санитар эшкәртү бүлмәләре, җиһазландырылган душ бүлмәләре һәм санузеллар.
- Диагностика һәм дәвалау өчен: табиб-хирурглар, травматолог-ортопедлар, терапевт, педиатр, гинеколог кабинетлары; рентген-кабинет, маммография кабинеты, бәйләү, процедура бүлмәләре, юу бүлмәсе булган эндоскопия бүлеге.

- Куркынычсызлык өчен: йогышлы авыру билгеләре булган пациентларны кабул итү өчен аерым керү урыны булган бүлеп бирелгән бокс (фильтр-бокс).
- Персонал өчен: ял, гардероб, эш киемнәрен саклау бүлмәләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев