Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024- ГАИЛӘ ЕЛЫ

Сабантуй-2024: Актанышта хезмәт туе гөрләп торды көн буе

Бүген иртәннән үк республикабызда тәүгеләрдән Актанышны сәламләп чыккан кояш нурлары Сабантуй бәйрәмендә дә җир улларын, өстәл түрләребезне ак алтын белән тәэмин итүче нык беләкле савымчы- терлекчеләребезне кадерләде, районкүләм бәйрәмгә килүче кунакларның кәефен төшерә күрмим дигәндәй, аяз күгебездә балкыды.

Актаныш Сабан туеның үз яме, үз матурлыгы. Районыбызның сәхнә осталары аеруча да ныклы әзерлек белән килеп, туган ягыбызны, шушы изге җирдә хезмәт куйган фидакарьләрне данлады. Сабантуйның пролог өлешендә без өлкәннәрнең яшь буын белән бәйләнешен, халкыбызның ата-бабалардан килгән йола-гадәтләрен сакларга тиешлеген аңлап, тоеп утырдык. Әйе, Сабантуй- матур күлмәк күрсәтә торган гына бәйрәм түгел ул, ул-  сәләтеңне, көчеңне халык алдында туган нигезең, туган җиреңнең чын хуҗасы икәнлегеңне дәлилли торган көн.

Бар тамашачы Сабантуй сәхнәсеннән күз дә алмыйча бер-бер артлы онытыла барган гореф-гадәтләребезне искә төшереп, барлап утырды. Чигүле мендәр-сөлгеләрнең ни өчен кирәклеге, көянтә белән су алып кайткан кызларның авылдашлары алдында булганлыгы, уңганлыгы хакында артистларыбыз үтемле итеп аңлатып бирде. Бар әле ул, бар Актанышыбызда йолаларыбызны саклап яшәүчеләр. Менә бит Сабантуй бәйрәменең түренә авылларыбызда төп йортта өчәр буын бергә тату гомер кичерүче гаиләләр аяк атлый. Яңа гына кызыл туйларын үткәргән кәләш белән кияүләр, алтын туйларын каршылаган матур парлар да биредә. Гаилә елында районыбызның үрнәк гаиләләре олылап, бар халык алдында макталдылар, алкышларга күмелделәр.  

Актаныш Сабантуена керү өлешендәге татар авыл тормышы Казаннан районыбызга кунак булып килгән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев белән районыбыз башлыгы Ленар Зарипов таныштылар. Өй түренә бишек эленгән йортларда балалр авазы тынмас, мичендә күмер өстендә тәбикмәк пешкән гаиләдән бәрәкәт-иминлек китмәс. Райондашларыбыз халкыбызның асыл тормыш рәвешен әле Россиякүләм Сабантуйларда да күрсәтәчәк.

Сабантуй турында безнең алдагы язмаларда укый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев