Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш Сабан туе түрендә- Илебезне неонацизмнан яклаучылар һәм хезмәт батырлары

Актаныш Сабан туе мәйданга җыелган халыкның Россия һәм Татарстан гимннарын аягурә басып җырлавы белән башланып китте.

Бәйрәмнең пролог өлеше тәмамланганнан соң Сабантуй флагын быелгы язгы кыр эшләре батыры, "Әнәк" агрофирмасы механизаторы Марат Хәйретдинов белән узган елгы көрәш буенча баш батыры Азат Габдрәшитов күтәрде.

Ә 2024 елның Кыр батыры исеменә «Әнәк» агрофирмасы механизаторы Марат Хәйретдинов лаек булды. Аның иңнәренә бу хакта язылган тасма кигерелде, тәкә белән бүләкләделәр.

Менә шулай итеп хезмәтсөярләрне данлый торган Сабантуй бәйрәменә старт бирелде.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов барлык Сабантуй кунакларын бәйрәм белән котлады. Язгы кыр эшләрен фидакарьләрчә башкарып чыккан игенчеләрне, өстәлебез муллыгын булдыручы терлекче-савымчыларны тәбрикләп олы рәхмәт сүзләрен ирештерде.
 

Бүгенге Сабантуйның тагын бер олы кунаклары- Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап ут эченә кергән батырлар- махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан якташларыбыз иде. Ленар Рафак улы батырларыбыз алдында баш иябез дип, аларга карата олы хөрмәт хисләрен белдерде:

- Егетләребез исән-сау, Җиңү белән әйләнеп кайтсыннар иде! Ут эчендәге егетләрнең якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен! Бүген егетләребезгә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Бергәләшеп, бердәм булып аларга ярдәм итсәк иде!- дип райондашларга мөрәҗәгать итте Ленар Зарипов.

Райондашларыбызга Татарстан Республикасы Рәисенең сәламнәрен Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды. Васил Гаптелгаяз улы бөтен дөньяга сибелгән милләттәшләребезне бер йодрыкка туплаучы олпат шәхес, аның һәр сүзе, һәр ымы кардәшләребезне яклауга, саклауга, берләштерүгә йөз тота. 147 миллион кеше яшәүче, 190 милләтле Россиядә татарларны саклауда ул гаиләнең өлеше әйтеп бетергесез зур, диде. Гаилә үз буыныңа, туган җиреңә, әти-әнигә, әби-бабага мәхәббәт тәрбияләүче изге төшенчә. Актанышны да Васил Шәйхразыев бер гаилә, дип билгеләп үтте. 

- Сез- эшчән, бердәм, җыр-моң сөючән халык. Россия президентын сайлауларда да Актаныш районы халкынының бердәм тавыш бирүенә хәйран калдык. Бүгенге бәйрәмдә дә алдагы көннәргә якты өметләр белән баеп кайтыйк,- диде Васил Гаптелгаяз улы.

Васил Шәйхразыев махсус хәрби операциядәге егетләребез, аларның гаиләренә, ут эчендәге якташларыбызга ярдәм кулы сузган һәркемгә олы рәхмәтен әйтте.

- Ир-ат- гаиләне, илне сакларга дөньяга килә. Ахыргы көненәчә шушы миссиягә тугры булып кала. Бүген егетләребез арысланнар кебек көрәшә. Россия Геройлары булалар, дәүләт бүләкләре алалар. Кызганыч, һәлак булганнары да бар. Бүген яу кырында имамнар белән батюшкалар иңгә-иң куеп, солдатларны җиңүгә рухландыра. Солдатлар, тизрәк җиңү җитсен, Россия тагы да алга китсен өчен тырыша. Халкыбыз җиңү өчен дип, окоп шәмнәре ясый, маскировка челтәрләре үрә, гуманитар ярдәм озата.  Россия президенты В. В. Путин һәм Татарстан Рәисе Р. Н. Миңнеханов махсус хәрби операциядәге егетләребезнең гаиләләре бөтен нәрсә белән тәэмин ителергә тиеш дигән бурыч куйды. Мәктәптә, балалар бакчасында, эш урыннарында матди ярдәм күрсәү оештырыла. Егетләребез белеп торсын, аларның гаиләләре җитәкчеләр, авылдашлары һәм райондашлары тарафыннан якланган. 

Васил Гаптелгаяз улы Сабантуй котлауларын җиткергәннән соң "Халыкны җыр берләштерә", дип, сәхнәдән мәйданга- тамашачылар арасына төште, райондашларыбызга җиңүчеләр җыры «Катюша»ны һәм якташыбыз, моң патшабикәсе Әлфия Авзалованың «Картаямыни соң йөрәк» җырларын җырлатып тагы да бер үзенчәлекле ямь өстәде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев