Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Алма- Бирмә!

Актанышта ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

Утырыш эшен район башлыгы Ленар Зарипов алып барды.

Көн тәртибенә 3 мәсьәлә чыгарылды. Алар буенча докладлар яңгырады, алдагы көннәргә бурычлар билгеләнде.

Кече һәм урта бизнес субъектларына эшкуарлык эшчәнлеген үстерүдә ярдәм күрсәтүдәге муниципаль район башкарма комитеты эшчәнлеге турында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева бәян итте. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программалары, административ киртәләргә юл куймау хакында мәгълүмат җиткерде.

Ул шулай ук райондашларны эш белән тәэмин ителешкә, уртача хезмәт хакына игътибарны юнәлдерде. Эш белән тәэмин итү үзгендә 100 вакансия булу билгеле, алар медицина һәм авыл хуҗалыгы тармакларында күпчелеге. Эшсез актанышлылар бары тик 0,11%. 

Агымдагы елның 1 яртыеллыгында муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен, күчемсез молкәтне шәхси милеккә һәм арендага бирү нәтиҗәләре турында, шул исәптән аларны нәтиҗәле файдалануны контрольдә тоту һәм аренда хакы буенча бурычлылар белән дәгъва эшен гамәлгә ашыру буенча — районның мөлкәт һәм җир мөнәсабәтләре палатасы рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Лариса Галиуллина сөйләде. 

Узган ел өчен үткәрелгән декларация кампаниясе нәтиҗәләре турында докладчы буларак район Советының оештыру бүлегенең кадрлар белән тәэмин итү секторы мөдире Ләйлә Сафина чыгыш ясады. 

Ул декларацион кампаниянең 1-30 апрель көннәрендә узуын, декларация тутыручылар төрле ялгышлыклар җибәрүен дә билгеләде. Киләчәктә бу җаваплы эшкә тагы да ныграк игътибарлы булу соралды. Ахырдан чыгышларга карата фикер алышу, утырышны йомгаклау өлеше оештырылды.

Ришвәтчелек проблемасы бу дөньяның үзе кебек борынгыдыр, мөгаен. Заманалар үзгәреп торса да, аны тамырыннан корыта алганнары юк әле. Чөнки ришвәт алучы булганда бирүчесе һәрчак табылачак. Бәлки бирүче булганга алучысы бардыр?.. Ничек кенә булмасын, ришвәтчелек белән көрәшкә җитди игътибар бүлү мөһим, чөнки куллар һәм аяклар ришвәт дигән «богау» белән уралганда, динамикалы үсешне тәэмин итеп булмаганлыгын ачык аңлыйбыз. Әлеге утырышның да төп максаты — «ришвәт» исемле ямьсез күренешкә юл куймау, аңа урын тудыручы шартларны юкка чыгару, профилактик эшчәнлек алып бару.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев