Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

«Без киләчәкне төзибез»: Татарстанда «Шәп блогер» мәктәбе эшли башлады

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Шәп блогер» мәктәбе проектына старт бирелде.

        Әлеге проектны барлыкка китерү идеясе "Ялкын" журналы редакциясенеке.  "Ялкын" журналы базасында төрле телләрдә эшләүче блогерларны әзерләячәкләр. 

        «Татмедиа» АҖ генераль Шамил Садыйков нәкъ менә блогерларның күптелле булуын тәэмин итү мөһим бурыч, ди. 

-Бүген татар телендәге блогерлык актив үсеш алды, -дип ассызыклады ул. 

         Проектны тормышка ашыруга зур аудитория белән эшләүче актив блогерлар остазлар буларак чакырыла. 

           -  Блогерларны әзерләүдә ныклы эш башладык. Без шул рәвешле киләчәкне төзибез,- диде спикер. 

"Шәп блогер" мәктәбе проектын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хуплаган.  

«Шәп блогер» медиа мәктәбенә гаризалар 14 майга кадәр кабул ителә. Уку-укыту: 20 майдан 20 августка кадәр дәвам итәчәк. Дәресләр атнасына ике тапкыр үтәчәк: бер дәрес онлайн һәм бер дәрес офлайн форматта булачак. Төп мәйданчык – «Шәп блогер» медиа мәктәбенең ВКонтактедагы төркеме, «Телеграм»дагы һәм You Tube хостингындагы каналы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев